|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2023 Язмыш
“Күрми башлагач кына, чынлап яши башладым”Ольга ханым белән Илфат абый Гыйниятуллиннарны биредә “мәхәббәт күгәрченнәре” дип йөртәләр. Олыгаеп кына бер-берсен тапканнар. Белгород өлкәсендә яшиләр. Илфат абый тумышы белән Татарстанның Теләче районыннан. — Тумыштан күзләрем начар күрә иде. Баштарак кояш, лампа яктысын тоемлый идем әле. Ике ел инде алары да юк, кояшсыз да калдым, — ди 55 яшьлек Илфат абый.
Курск өлкәсендә күрмәүчеләр өчен оештырылган тернәкләндерү курсларының берсендә ул булачак тормыш иптәше Ольга Звягинцева белән таныша.
— Гаилә коруыбызны үзем дә аңламый калдым. “Ниятем җитди, яныңа киләм”, — диде Илфат. Ул чакта миңа — 51, аңа 49 яшь иде. 21 яшемдә тол калдым. Ирем йөрәге тотып, юыну бүлмәсендә суга батып үлде. Авырлы идем, улыбызны ялгызым үстердем. Язмыш мине сынаудан туктамаган булып чыкты, бердәнбер 30 яшьлек улым да коронавирустан гүр иясе булды, — дип сөйли Ольга ханым.
Ул аз булса да күрә, ләкин төсләрне аермый икән.
— Кечкенә вакытта кызамык белән каты авырганмын. Кояш ярамаган, ә мине әниләр бакчада кояш астында яткызган. Өзлегү нәтиҗәсендә күзләрем начар күрә башлаган, — ди Ольга ханым. — Шулай бер-беребезне тулыландырабыз. Илфат: “Синең аз гына күрүең икебезгә дә җитә”, — ди. Минем өчен ул — зур терәк. Документларны кирәк җиргә илтеп тапшыра. Акча тотканым да юк, картадан гына файдаланам. Барысын да ул хәл итә. Фатирыбызга ремонт ясаганда да, дизайнын, төсләрне Илфат сайлады.
Илфат абый: “Күрми башлагач кына, чынлап яши башладым”, — ди.
— Андый авыр хәлдә калгач, кеше йә үләргә тели, йә эчүгә сабыша, мин башка юлны сайладым. Дингә килдем. “Ярдәм” хәйрия фонды барлыгын әйттеләр. Биредә тернәкләндерү курсларында телефоннан, компьютердан файдаланырга өйрәндем. Булачак тормыш иптәшемне очраттым. Намазга бастым. Илдар хәзрәт Баязитов ярдәме белән хаҗга барып кайттым, тормышымнан канәгать, барысы өчен дә рәхмәтлемен, — ди Илфат абый.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|