|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2008 Матбугат
ЛӘЙСӘНӘ САДРЕТДИНОВА: “ХАЛKЫМ ЗУР УЛ, KӨЧЛЕ УЛ...”«Халкым минем...” тапшыруы Русиянең төрле төбәкләрендә яшәп, үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен саклап буыннан-буынга тапшырып килүче милләттәшләребез турында. Әйе, тарихи Ватаннарыннан еракта торучы милләттәшләребез башка халыклар арасында югалып калмыйча, үзләренең татар булулары белән горурланып гомер кичерә. Бүгенге әңгәмәбезнең кунагы — халкыбызның тормыш төбеннән күтәрелгән вәкилләре белән безне һәр атна саен “Халкым минем...” тапшыруы аша очраштыручы Ләйсәнә Садретдинова. Безнең белешмә: Туган көне: 18 сентябрь, 1966 ел Туган җире: Азнакай районы Баланлы Бүләк авылы Яраткан язучылары: Мөхәммәд Мәһдиев, Марсель Галиев Яраткан китаплары: “Бәхилләшү”, “Рух” Иң ошаган җырчысы: сүзләре күңелгә үтеп керә торган җырларны башкаручылар Яраткан ризыгы: бәрәңге ризыклары
— Ләйсәнә, балачакта кем булырга хыялландың? — Башта табиб булам дип йөрдем, уколдан курку сәбәпле, бу теләк бик тиз узды. Аннары актер буласым килде, мәктәптә укыганда спектакльләрдә уйный идем, тик әнием каршы төште. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Лениногорскиның музыка һәм рәсем сәнгате көллиятенә укырга киттем. — Һөнәр сайлауга нәрсә этәрде? — Мин Азнакай районы Чалпы урта мәктәбендә укыдым. Рәсем һәм сызым укытучысы Рафыйк абый Тимкинны бик хөрмәт иттек. Ул безнең портретларны ясады, тик үз рәсемнәрен күрсәтергә яратмады. Бервакыт актлар залында мин аның күп кенә эшләрен күрдем һәм таң калдым. Беркайчан беркайда кабатланмаган чын сәнгать әсәрләре иде алар! Укытучыма чын күңелдән соклануым, гаҗәпләнүем ошады — ул миңа үзенең бер этюдын бүләк итте. Шул минутта күңелемә “Рәссам булачакмын!” дигән уй кереп урнашты. Беренче һөнәрем — рәсем һәм сызым укытучысы. — Телевидениегә килү юлларың ничек булды? — Телевидениегә озаклап килдем. Көллиятне тәмамлап, укытучы булып эшли башлагач, югары белем алырга теләдем. Бу теләгем мине КДУга алып килде. Казанда һәрдаим күренекле шәхесләребез белән очрашулар, сөйләшүләр һөнәремне үзгәртүгә этәрде дә инде. Мине Азнакайның җирле телевидениесенә чакырдылар һәм башым белән иҗатка чумдым. Үз тапшыруларымны әзерләп, төбәк телекомпанияләренең “Татарстан дулкынында” фестивалендә катнаштым, анда татар тапшырулары арасында “Иң яхшы алып баручы” номинациясендә җиңү яуладым. Шуннан Казан телевидениесенә эшкә чакырдылар, озак уйлап тормадым — башкалага күчендем. “Яшьләр тукталышы”нда мөхәррир, “Татарлар”да хәбәрче булып эшләдем. Аннан соң яңа тапшыру — “Халкым минем...” барлыкка килде. — Ләйсәнә, тапшыруның чыга башлавына бер ел. Шушы чагыштырмача аз вакыт эчендә аны тамашачы яратып өлгерде. Син тауларга да менәсең, Себер сазлыкларыннан да атлыйсың, тамашачыны кызыктырып анда үскән җимешләрне дә тәмләп карыйсың. Тапшыруны караганда тамашачы үзен синең белән бергә сәяхәттә кебек хис итә. — “Татар тотып карамыйча ышанмый”, диләр бит, шулайрак килеп чыга инде. Кемне очратсам да, әңгәмә корам. Үз эшемне, кешеләрне бик яратам, гомумән, яшәргә яратам. — “Халкым минем...” тапшыруының үзенчәлеге нидә? Аны “Татарлар”ның дәвамы дип әйтеп буламы? Нилектән синдә яңа тапшыру эшләү теләге туды? — “Халкым минем...” тапшыруы ул — сәяхәт. Чит төбәкләрдә яшәүче татар халкының көндәлек тормышын күрсәтәсем килде. “Татарлар” тапшыруыннан шуның белән аерыла да инде ул. Мин ниндидер мөһим вакыйгаларны гына түгел, ә шул төбәктә яшәп хөрмәт яулаган, үз көчләре белән ихтирам казанган шәхесләр аша халкымның көнкүрешен күрсәтәм. Ә гомумән әйткәндә, бу ике тапшыру бер-берсен кабатламыйча тулыландырып тора, уртак максат — милләттәшләребезне бөтен дөньяга таныту юнәлешендә эшлиләр дияргә дә була. Тагын шунысы куанычлы: мин бит берүзем генә түгел идем. Юл күрсәтүче — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты булды, алар булышты. Гомумән, безнең телевидениедә дә кемгә генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң дә, кире кагучы юк, Аллага шөкер! — Тапшыруны төшерер өчен милләттәшләребез яшәгән төбәкләрне үзең сайлыйсыңмы, әллә чакыру буенча барасыңмы? — Әйткәнемчә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә эшлибез. Барлык кирәкле мәгълүматны алардан алам. Аннан соң милләттәшләр белән элемтәгә керәбез. Телефон, хатлар аша аралашабыз. Безнең халкыбыз кунакчыл бит ул, төрле төбәкләрдән чакырулар бик еш килеп тора. — Кайсы төбәк татарлары белән очрашу аеруча күңелеңә кереп калды? — Дөресен генә әйткәндә, берсен дә аерып куя алмыйм. Алар барысы да хөрмәткә лаек. Шунысы хак: нәкъ менә чит төбәкләрдә безнең халкыбызның чын йөзе, асылы, кыйммәтләре ныграк сакланган. Менә шунысы минем өчен иң куанычлы күренеш. — Читтәге татарлар Татарстандагыдан аерыламы? — Сүз дә юк, аерылып торалар. Аларга бит безгә — Татарстанда, үз җиребездә яшәүчеләргә караганда күбрәк тырышырга, батыррак, үткенрәк булырга кирәк. Миллилек көчлерәк, кадерен белү дигән төшенчәне ныграк аңлыйлар. — Шушы бер ел эчендә тапшыруыңа карата нинди нәтиҗәләр ясадың? — Тапшыруыбызның кешеләргә кирәк булуын белдек. Тик ярты сәгать вакытта гына бөтен материалны күрсәтеп бетерү мөмкин түгел — халкым искиткеч бай. — Син һәрвакыт диярлек юлда. Гаиләң ризасызлык белдермиме? — Ирем Илдар белән, Аллага шөкер, 21 ел яшибез. Ул эшемне яратканымны белә, бик яхшы аңлый. Туып-үскән ягыбыз Азнакайдан Казанга күченү дә минем эшемә бәйле иде бит. Улыбыз Искәндәргә 18 яшь, ул инде балигъ булган. Алар командировкадан кайтуымны сагынып көтеп торалар, һәрвакыт ярдәм итәләр. Өйдә мин яраткан хатын һәм әни. Гаиләм чын мәгънәсендә терәгем. — Гаиләң белән якыннанрак таныштырсаң иде. — Ирем Илдар шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, улым Искәндәр ТДГПУда икътисад факультетының II курсында белем ала. — Эштә син үзеңә карата таләпчән, эшлекле дә, җитез, чая, ярдәмчел дә. Ә гаиләдәге Ләйсәнә нинди сыйфатларга ия икән? — Өйгә дә шул ук Ләйсәнә кайта. Ә анда әле мин гаиләмне тәмле ризыклар, камыр ашлары белән сыйлый торган хуҗабикә дә. — Ләйсәнә, сәяхәт итәргә яратуыңны инде беләбез. Ялларыңны кайда үткәрү күңелеңә хуш килә? — Миңа бик тә Мисырда ял итү ошый. Анда Кызыл диңгездә су коенырга яратам. Диңгез — серләр белән тулы үзе бер дөнья. Аның төбенә чумып, шул чиксезлекне күзләргә яратам. Мәрҗән таулары, каршыга йөзеп килүче балыклар... Кызык та, серле дә, бераз куркыныч та.
Әлфия ГАЙНУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|