|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2023 Язмыш
Иремне беренче хатынына көнләшәмЗөлфәт белән очрашып йөри башлагач та, ул үзенең аерылган ир булуын әйтте. Бу хәбәргә күңел төшсә дә, аның үткәне турында уйламаска тырыштым. Аерылышуларының сәбәбе – хатыны эчү белән дус булган. Иң мөһиме – балалары юк. Баланың әтисез үскәнен белсәм, сүз дә юк, мөнәсәбәтләрне өзәр идем.
Бер еллап очрашып йөрдек тә, гаилә корып җибәрдек. Матур гына яши башладык дигәндә, беренче хатыны арага кысыла башлады. Кич саен Зөлфәткә шалтырата. Эчкән килеш, билгеле. “Гафу ит, мин сине яратам, синнән башка яши алмыйм”, - ди. Ирем дәшмичә генә телефонны сүндереп куя.
Ә беркөнне түзмәдем, ул шалтыратканда, Зөлфәтнең телефонын алып, үзем җавап бирдем. Әйтергә теләгән бөтен сүзне дә җиткердем. Аның исе дә китмәде, “телефонны Зөлфәткә бир”, - диде тыныч тавыш белән. Инде курка башладым. Хәтта көнләшәм дә. Әгәр иремнең беренче хатынына карата хисләре кабат кабынса? Бу хатынны ничек тыярга икән?
Исемем редакция өчен генә
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|