|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2023 Криминал
Татарстанда ана хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кыз ана капиталы алмакчы булган2017 елда өченче баласы туган 43 яшьлек хатын-кыз Россия Пенсия фондының Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары буенча идарәсенә 453 026 сум күләмендә ана капиталына сертификат бирүне сорап, гариза язган. Әмма ул ике олы баласына ана хокукыннан мәхрүм ителгән булуын һәм аларны әбиләре тәрбияләвен хәбәр итмәгән. Бу факт документларны тикшергән вакытта билгеле булган, дип яза Татар-информ.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча идарәсенең Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре шуны ачыклаган.
Ялган нигезендә түләүләр алуга омтылу турында җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте. Тикшерү бара.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|