|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2023 Мәдәният
Рәмзия Закирҗанова: Ун көн буе аңсыз ятса да, иремнең терелүенә өметемне өзмәдем...Үзенең кешелекле, ярдәмчел, көчле рухлы булуы белән аерылып торган артист ул. Шуңа күрә Г.Кариев театрында Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованы хөрмәт итмәгән кеше юктыр. — Сине тамашачы шактый фильмда тискәре рольләрдә күрде. Андый образларны яратып бетермиләр.
— Чыннан да, үземә карата андый караш булды. Миңа кайбер телевизион спектакльләрдә җилбәзәк хатын булып уйнарга туры килде. Бервакыт кибеттә бер әби “кабахәт” дип чыгып китте. Кеше алдында уңайсыз булса да, тамашачыны ышандырырлык итеп уйнаганыма сөенеп куйдым.
— Гаиләңә кайгы-хәсрәт килгәннән соң, үзеңнең тәвәккәл, нык ихтыяр көченә ия булуыңны исбатлаган гүзәл зат та бит әле син.
— Ул чакларны искә алу да авыр. Ирем Ленарны, кызым (кечкенә чакта) белән юл аша чыкканда, үземнең күз алдында машина бәреп китте. Ул баланы читкә этеп җибәрергә өлгерде. Ленарны аңсыз хәлдә хастаханәгә алып киттеләр. Анда табибларның: “Моны дәвалап тору файдасыз, барыбер яшәми”, — дигән сүзләрен ишетеп калдым. Шунда ук Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыратып, әлеге хәл турында сөйләдем. Ун көн буе аңсыз ятса да, иремнең терелүенә өметемне өзмәдем...
Люция ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|