|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2011 Җәмгыять
Цай Синбо: “Сезнең яшьләр китапханәдә кычкырып сөйләшә”Мин Казан федераль университетының көнчыгыш телләр факультетында укыйм. Бездә кытай, гарәп, фарсы, төрек, япон телләре укытыла. Соңгы елларда Кытай университетелары белэн КФУ арасындагы мөнәсәбәтләр яхшырды. Һәм Кытайдан бик күп студентлар килә башлады. Куптән тугел мин Кытайдан килгән бер кыз белэн таныштым. Аның исеме Цай Синбо (үзара без аны Надя дип йөртәбез). Ул Кытайның Чан дзи шәҺәреннән. Университетта ул рус филологиясе факультетында укый. Аның кайбер фикерләре белән intertat.ru газетасы укучыларын да таныштырырга булдык.
- Ни өчен кытай кызы рус телен өйрәнергә булган икән?
- Мин Русия белән кызыксынам.Тарихы, мәдәнияте, традицияләре гел узенә жәлеп итте. Җитмәсә Россия күпмилләтле дәүләт. Икенче яктан миңа калса рус телен өйрәнү миңа бик күп мөмкинчелекләр ача. Аннан соң рус теле иң авыр телләрнең берсе булып санала, шунысы белән кызык булгандыр.
- Синбо, Россиягә беренче мәртәбә килгәч нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?
- О-О, сездә кәгазь эшләренэ, җыен вак-төяккә бик зур игьтибар бирәләр.
- Яшьләр кайда да бердер инде ул. Шулай да, Россия белән Кытай яшьләре арасында берәр нинди аерымлыклар бармы?
- Әллә нинди аерымлыклар юк кебек.Россиядә дә, Кытай да яшьләргә техника җене кагылган, интернет белән бик мавыгалар. Ләкин икенче яктан, сезнең яшләр күбрәк әти-әниләренә материаль яктан бәйле.
- Бездә чит ил студентларына мөнәсәбәт нинди, кыерсытмыйлармы?
- Алай зарланасым килми, һәрвакыт булышып торалар, ярдәм итәргэ тырышалар. Мондагы яңа дусларымның күбесе Кытай белән кызыксына. Уртак темалар тиз табабыз анысы.
- Шулай да, безнең студентларына нәрсә житми дип уйлыйсың?
- Сездә китапханәдә кычкырып сөйләшәләр, бу бик сәер тоела миңа.
- Синбо, Казаннан башка Россиянең нинди шәһәрләрдә булганың бар?
- Әлегә Мәскәү белән Казанда гына. Ә менә җәйге каникулларда Петербургны курәсем килә. Ишетүем буенча ул бик тарихи һәм бик матур кала.
- Казанда сиңа күбрәк нәрсә ошады?
- Бездәгенгә караганда монда бик аз кеше. Тормыш та ничектер салмак , үз чираты белән бара төсле. Ә кышыгыз бигрәк озын һәм салкын.
- Укудан тыш нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
- Мин көн саен укыйм. Буш вакытта кытай теле укытам. Ял көннәрендә дусларым белән тимераякта шуабыз, кинога, театрга йөрибез.
- Ә киләчәгеңне кичек күзалыйсың?
- Минем планнар бик зурдан, киләчәктә дипломат буласым килә. Ләкин анын өчен бик куп көч куярга кирәк әле.
- Синбо, барлык хыялларың да тормышка ашсын!
Айназ КАМАЛ |
Иң күп укылган
|