|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2023 Криминал
Район түрәсенә - 12 ел төрмәБашкортстанда 12 елга катгый режимлы холык төзәтү колониясенә Туймазы районы хакимиятенең яшьләр сәясәте буенча бүлегенең элекке башлыгы хөкем ителде, дип хәбәр иттеләр Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә. 37 яшьлек түрә патриотик тәрбиягә бүлеп бирелгән грантлар кысаларында товарлар сатып алуга ялган килешүләр буенча башкарылган эш актларына кул куйган. 2019 елдан 2020 елга кадәр ул контрагентлардан 3,3 миллион сумнан артык акча алган.
Суд ирне ришвәт алу турында Җинаять кодексының 290нчы мәддәсе буенча 7 эпизодта гаепле дип тапкан.
Автор:Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|