|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2023 Язмыш
Хатын безне ташлады, 5 яшьлек бала белән икәү калдык“Шәһри Казан. Язмыш”ның бер санында ир кешенең гаиләсен ташлап качуы турында укыдым. Кызганыч, андый адымга ирләр генә түгел, хатыннар да бара. Әле дә бу хәлгә ышанмыйм. Өнемме бу, төшемме?.. Хатыным бер атна буе өйгә кайтмады. Шалтыратмаган җир калмады: хастаханәләр, морг, полиция бүлекләре, приютлар, социаль учреждениеләр. Хәтта ике тапкыр моргка мәет танырга бардым. Бер атна узгач, хатынның телефоны “в сети” дигән смс-хәбәр килде. Күпме шалтыратсам да, эләгә алмадым.
Икенче көнне хатын үзе шалтыратты. “Мин сине яратмыйм, әйдә аерылышабыз”, - диде. Биш яшьлек кызыбыз турында бөтенләй сорамады, кызыксынмады. Кызым әнисе турында сораганда, аңа нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. “Командировкада”, - дидем. “Ни өчен әни миңа шалтыратмый?” – дигән соравына да җавап тапмадым...
Күптән түгел тагын элемтәгә чыкты. Имеш, киемнәрен алып китәргә тели. Бала турында тагын сорамады. “Бала минем белән калачак”, - дигән идем: “Калсын”, - диде. Ярый, мине яратмый, ди. Ә үз балаңны ничек яратмаска мөмкин соң ул? Башка сыймаслык хәл бит бу. Тизрәк аерылышып, аны тормышыбыздан сызып атарга телим.
Айдар В.
--- |
Иң күп укылган
|