|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2023 Язмыш
Тормыш арбасын кем сөйри?
Янәшәсендә яшәгән парны югалтуны төрле кеше төрлечә үткәрә. Күбрәк очракта ирләр сыгылып төшә. Әле ярый ирле-хатынлы үзләре генә яшәмәгән булсалар. Ирләр алар баш бала кебек, күтәреп йөреп булмый, ташлап калдырып тагын булмый -- өстерәргә генә кала. Ирләрнең бик сирәге генә үзен-үзе карый, ә күбесе гомере буе хатыны ышыгында яши. Эштән кайтып әзер аш-суны ашый- эчә, чиста киемен алып кия, балаларга дәрес хәзерләшү, ниндидер уен уйнашып, баланың акыл, уйлау сәләтен үстерү, дөньяда барган хәл-вакыйгалар турында әңгәмә корып, үз фикерен булдыру дигән нәрсәләр барлыгын бөтенләй бар дип тә белмичә, тыныч кына яши бирә. Хатын-кыз бик яхшы ана, хатын, хуҗабикә тәрбияли-үстерә ала. Ләкин чын ир-атны үстерә алмый. Мондый ирләр, телисеңме-юкмы, яртылаш хатын-кыз булып үсә. Ана гына тәрбияләгән кызлар, киресенчә, ныклык, чыдамлык, сабырлык, тәвәккәллек сыйфатларын ныграк үзләштерә, чөнки янында бернинди дә ата юк – ул ятим. Янәшәсендә ат урынына җигелеп эшләп, сабыйлары ач-ялангач, кешедән ким булып үсмәсен өчен бөтен барлыгын эшкә җиккән әнисе генә. Бала әнисен кызгана, күпчелек очракта ана өстерәгән “арбага” янәшә басып, кулыннан килгәнчә ярдәм итә башлый. Бик яшьли төпле акыл туплый, сабырлык, күндәмлеккә өйрәнә. Яшьтәшләреннән дүрт-биш яшькә алданрак атлый.
Ятимлек очрагында баланың тагын бер юнәлешне алуы бар: кулланучы ролен. Үзен кызганган, аның өчен барысын да эшләргә әзер булган анадан файдаланучы. Бу очракта ана үзе дә белмичә әрәмтамак, сорыкорт, үзе өчен генә яшәүче, дөньяның рәхәтен эшләмичә, көч түкмичә генә татучы, үзен дөньяның кендеге итеп тоючыны үстерә. Ике юнәлеш тә дөрес юл түгел. Беренче очрак бәхетлерәк тоелса да, монда баланың психикасына авыр эз салына. Ул “решало”га, ягъни проблемаларын төрле юл белән үзе генә чишәргә теләп, янындагыларга ышанмыйча караучыга әверелә. Болар башыннан ук лидер ролен ала, ә бу инде үзе үк үз-үзеңне гомерлек ишәк итү. Үзеңнең тормыш юлыңа симез нокта кую. Син алга таба бары янәшәңдәгеләр өчен яшиячәксең – тәрбияң шундый.
Ирләрнең күбесе, парын ничә яшьтә югалтуга карамастан, тиз арада үзенә иптәш эзли башлый. Картлары “утырып чәй эчәргә” иптәш кирәк дисә, яшьләренә тормыш “өстерәргә” ярдәм кирәк. Икесенең дә аргументлары бер нәрсәгә кайтып кала: карап, тәрбияләп, җыештырып, юып, кырып, сыйпап торучы бушлай хезмәтче кирәк. Үзләре генә яши алмыйлар, ике-өч айдан каралмаган, йончыган, бер кемгә кирәксез хуҗасыз эт хәлендә калачакларын төгәл беләләр.
Хатын-кызлар ялгыз калуны җиңелрәк кичерә, эш белән, оныклар белән онытылырга тырыша. Ул сөйрәп өйрәнгән инде. Утырып чәй эчәргә вакыты булса, эчә инде ул аны, табын артындагыларга чәй ясап, кыстап, сыйлап хәлдән тайгач, аңкавына ябышкан телен чылатыр өчен генә булса да эчә. Бер генә мисал китерәм ирләрнең көчсезрәк, принципсызрак булуларына, үз өсләренә йөк салырга куркуларына.
Гаиләдә гарип бала туа. Монда инде Аллаһ үзе генә белә ата-ананы алда нинди авырлык көткәнен. Йокысыз төннәр, акча җитмәү, больница юлын өзлексез таптау, чиновник-түрәгә баш иеп ялыну-ялварулар, тиеш булган бушлай дару-уколларны да сугышып-талап табулар... Моңа күп ирләр чыдамый, гаиләсен ташлап чыгып китә (барысы да димим, бар фидакарь аталар, андыйлар, әгәр мөмкин булса, гарип балалары өчен җаннарын ярып бирерләр иде). Аналар, хатын-кызлар күпкә түзә. Безнең илдә чиновник, җитәкчелектә эшләүчеләрнең, депутатларның, зур байлыкка ия булганнарның гына хатыннары, балалары рәхәттә яши, тиешле белем ала.
Дөрес яшәмибез. Бәхетле булыр өчен күп кирәкми, югыйсә. Кешегә эшләгән эшенә тиешен түләсәләр, кешечә карасалар, адәм балаларының йөзләрендә елмаю балкыр, гаиләләр таркалмас, ызгыш-талашлар күпкә кимер иде. Җитәкчеләр моны белә торып, ник һаман үз кесәләрен генә кайгырта соң ул? Азагы бармы моның?
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА.
Мамадыш районы,
Ямаш авылы.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|