|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2023 Милләт
Татарстан радиосында татар телен һәм татар телендә укытучыларга багышланган тапшыру чыгаХалыкара Туган тел көнендә Татарстан радиосында «Фидакарьләр» тапшыруы башлана. Проектның каһарманнары – гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре. «Быел да Татарстан радиосында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән берничә зур проект әзерләнәчәк. «Фидакарьләр» дип аталган тапшырулар циклы шуның чираттагысы», дигән журналист Раил Садретдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә. «Тапшыруларда төрле заманнарның авырлыкларын җиңеп үз хезмәтләрен фидакарьләрчә башкарган ветеран укытучылар хөрмәтләнә. Бүгенге көндә шушы хезмәтне намус белән башкаручы урта буын һәм яшь укытучыларга киң урын биреләчәк. Тапшыруларда укытучыларның тормыш юллары, эш тәҗрибәләре, татар теленең язмышына карата уй-фикерләре, проблемалары, киләчәккә өметләре чагылыш таба», диелгән хәбәрдә. Тапшырулар сериясе Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан илкүләмендә игълан ителгән Педагог һәм остаз елын истә тотып оештырыла. Тапшыруга беренче кунак итеп мәгариф өлкәсендә шактый тәҗрибәле, танылган, 51 ел гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган шәхес, бүген Казанның Киров районы 137 мәктәбендә татар теле дәресләрен алып баручы мөгаллимә Рәмзия Кәрим кызы Муллахмәтова чакырылган. Тапшыруның беренче чыгарылышы 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә 15 сәгать 20 минутта эфирга чыга. |
Иң күп укылган
|