поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.03.2011 Мәдәният

"Сигезле биюе"нә барырга сигез сәбәп (+ 8 ФОТО)

Мәгънәсез эш инде ул яхшы спектакль турында ни дә булса язу. Аның турында газетадан укымыйлар, театрга барып карыйлар. Тик Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов үзенең 60 еллык юбилеена Равил Сабыр пьесасы буенча бенефис тамаша итеп әзерләгән «Сигезле биюе» моңсу комедиясе турында язмыйча да ярамый.

Чөнки гаҗәпләндерә торган спектакль ул, хәтта сәер дип тә әйтер идем. Һәрхәлдә, татар сәхнәсендә без андыйларны карап күнекмәгән. Минем шуңа да исем китте: сигез дус җыелышып барган идек Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда 11 мартта узган «Сигезле биюе» премьерасына, һәрберебез әсәрнең ни турында икәнен үзенчә аңлаган.

 

Берсе әйтә: «Тормыш һәркемгә бер генә мәртәбә бирелә – шуны аңлап, яшәүнең кадерен, ямен тоя белеп яшәргә кирәк, шул турыда», – ди. Икенчесе: «Бу спектакль ирләрнең хатын-кызларга карата булган шовинистик карашының ачык чагылышы», – ди. Өченчесе: «Бәхетле буласың килсә, янәшәңдәге бәхетне күрә бел», – ди. Дүртенчесе: «Хатын-кызлар хыялый җүләрләр бит инде, мескеннәр, һаман каядыр очыналар, нине икәнен белмәсәләр дә, үзләре бертуктаусыз эзләнәләр», – ди. Һәм башкалар, һәм башкалар...

 

Уйлап-уйлап утырдым да, бу спектакльне барып карарга төп-төгәл сигез сәбәп таптым мин.

 

Беренче сәбәп – татар театры яңа спектакль чыгарса, минем өчен бу һәрвакыт вакыйга. Әйбәт әсәр булса – күңелле, әгәр инде уңышсыз икән, уйландыра торган вакыйга.

 

Икенче сәбәбе – спектакльдә татар сәхнәсе өчен шактый яңалыклар бар. Беркемгә дә сер түгел, соңгы араларда татар театрларын һаман да шул авылны идеальләштереп күрсәтүдән ерак китә алмаулары өчен тәнкыйть итеп килделәр. Биредә вакыйга шәһәр читендәге бер фатирда бара, героинялар – шәһәрдә яшәүче татар хатыннары.

 

Өченчедән, шунысы кызыклы – спектакльдә бер ир-ат та уйнамый, сәхнәдә бары сигез хатын-кыз гына. Һәрберсенең үз язмышы, үз кайгы-хәсрәтләре, үз уй-хыяллары, үз бәхете һәм үз бәхетсезлеге.

 

Дүртенче үзенчәлек – спектакльнең сюжеты юк диярлек, хәтта эчтәлеген сөйләп чыгу да шактый катлаулы мәсьәлә. Ләйлә белән Сәйдә бергә фатирда торалар. Ләйлә Робертның шылтыратканын көтә («аның миңа ниндидер бик мөһим сүз әйтәсе бар, бугай»), Сәйдә исә бу Роберт турында газетадан нидер укый, тик әлеге хәбәрне дустына әйтми, һаман игезәк сыңары Сәетне мактый, аны Ләйлә белән кавыштырасы килә.

 

Якшәмбе иртәсе булуына карамастан боларга бер-бер артлы кунаклар килеп кенә торалар. Эля белән Гуля башка фатирга күчәргә дип Ләйләне кодаларга килгәннәр икән, өске каттан акылга зәгыйф Нурлыбаян әби төшеп бөтен фатирны суга батыра, нәкъ шул вакытта, иң кирәкмәгән чакта фатир хуҗасы Зөһрә килеп керә. Ләйлә еш авырганга аның хәлен белергә дип әнисе Люция һәм дус хатыны Мәрьям киләләр. Аннан соң сөйләшәләр дә, сөйләшәләр. Нәрсәсе кызыкмы шуның? Кызык шул менә! Спектакль беренче секундларыннан ук үз эченә алып кереп китә дә, пәрдә ябылганчы синең игътибарыңны читкә җибәрми.

 

Бишенче сәбәп – монда да мәхәббәт өчпочмагы, ансыз спектакль була ди мени?! Тик ул шулай ук гадәти булмаган өчпочмак, чөнки без сәхнәдә аның бер генә почмагын, Ләйләне генә күрәбез. Ул гуманитар колледжта укытучы булып эшли, ә сөйгәне Роберт – шул колледжның директоры. Роберт сәхнәдә күренмәсә дә, героиняларның диалогларыннан без аны яшь, чибәр, «исерткеч карашлы», теләсә кайсы кызның башын әйләндерерлек, абруйлы әти-әниләренең бердәнбер яраткан уллары дип күзаллыйбыз.

 

Ә Сәйдәнең, әйткәнемчә, дус кызын үзенең игезәк сыңары Сәет белән кавыштырасы килә. Шулай ук диалоглардан без аның очсызлы тәмәке тартуын, күп итеп сыра эчүен һәм бер Ләйләгә генә түгел, гомумән хатын-кызларга бик исе китмәвен, йә булмаса алардан куркуын аңлыйбыз. Финал исә Равил Сабырча – Ләйлә Роберт белән була алмый, ә Сәет белән каламы, юкмы икәнен һәр тамашачы үзе хәл итәргә тиеш.

 

Алтынчы сәбәп инде без искәртеп үткән автор белән бәйле. Спектакльнең программкасында «Сигезле биюе» пьесасы Теннеси Уильямсның «A Lovely Sunday for Creve Coeur» драмасына тәкълид формасында язылган, диелгән. Сүзлектән таптым: тәкълид – гарәпчәдән алынган әдәби термин, ияреп, охшатып язу дигән сүз икән. Американ драматургы әсәренең исемен татарчага тәрҗемә иткәч, болай килеп чыга – «Яралы йөрәк» (күле) буенда ял итәр өчен менә дигән якшәмбе».

 

Без Равил белән күптәннән таныш, шуңа күрә спектакльне карагач, шаяру катыш әйтеп куйдым үзенә: «Пьеса синеке түгел, Теннеси Уильямсныкы икән бит!» – дидем. «Минеке, Уильмсны укып кара да, чагыштыр», – диде Равил. Интернеттан урысчага тәрҗемәсен таптым, «Прекрасное воскресенье для пикника» дип атала. Укып чыктым. Чыннан да уртаклыклар булса да, аермалыклар да шактый икән. Иң мөһиме – Уильмс пьесасын татар сәхнәсендә күзалдына китерүе авыр, миңа калса, аны шул килеш куйсалар, тамашачысын таба алмас иде ул. Ә Равил Сабыр әсәрендә барысы безгә таныш – вәзгыть тә, героинялар да, фикер сөрешләре дә, әгәр теләсәгез, минталитет та. Татар тормышы чагылдырылган «Сигезле биюе»ндә, американнарныкы түгел.

 

Түзмәдем, шылтыраттым Фаил Ибраһимовка. «Программада Уильмсны телгә алу кирәк иде микән? Аның хәтле генә уртаклыклар башка кайбер татар драматургларының әсәрләрендә дә тулып ята, алар бит бер дә башкаларга сылтама ясамыйлар. Әгәр сез әйтмәгән булсагыз, бу турыда белми дә калырлар иде», – дим.

 

«Без беләбез бит, – диде Фаил әфәнде. – Аннан соң тәкълидләрдән оялырга кирәкми. Хәтта Тукай шигырьләрендә дә «Гётедән», «Пушкиннан», «Лермонтовтан» дигән искәрмәләр бар, тик аңа карап алар бөек Тукай шигырьләре булудан туктамыйлар. Иң мөһиме – Равилгә тәкълид белән артык мавыгып китәргә генә ярамый».

 

Тагын бер фикергә, дөресрәге нәтиҗәгә этәрде мине бу премьера. Анысы – «Сигезле биюе»н барып карар өчен җиденче сәбәп. Хикмәт шунда ки, бу сәхнә әсәрендә беренче карашка бик гади, күптән билгеле нәрсәләр турында сүз бара. Бары соңыннан, башка тамашачылар белән сөйләшкәндә  генә, спектакльнең аңда үзенчәлекле бер тәм калдырганын аңлыйсың. Урыслар бу очракта «послевкусие» дигән сүз кулланалар. Спектакль театр бинасыннан чыгу белән онытылмый, кичләрен йоклап китәргә бирми, тормышыңда әллә кайчан булган вакыйгаларны искә төшерә, берничә көн аның героинялары синең белән бергә яши, синең белән бәхәсләшәләр, тартышалар.

 

Ә бит кинога барсаң, яки телевизордан берәр фильм яки спектакль карасаң, андый хәл бик сирәк була. Монда күрәсең тере артистларның тере уены, аларның сиңа биргән энергетикасы, синең тынычлыгыңны кузгата, әле Аристотель ук язып калдырган катарсисны барлыкка китерә. Шәһәрдә татар театры эшләп тору, биредә көн саен спектакльләр куелуы әле тагын шунысы белән дә кадерле икән бит. Театр безне берләштерә, аралаштыра, бәхәсләштерә, әгәр телисез икән, җаннарыбызны чистарта. Җанга да мунча кирәк бит кайчак...

 

Инде дә килеп сигезенче сәбәпне атасак, ул да булса актрисаларның искиткеч уены. Мәскәү йолдызлары бер читтә торсын! Энҗе Шиһапова, Нурия Сәлахова, Гөлфия Фәйзерахманова, Миләүшә Имамова, Чулпан Казанлы, Гөлүсә Гайнетдинова, Алсу Хабетдинова, Гөлнәзирә Лотфуллиналар уйнамый да, ә чын мәгънәсендә героинялары тормышлары белән яшиләр кебек сәхнәдә. Чаллы татар драмтеатрында булган кеше белә: биредә сәхнә тамашачыга бик якын урнашкан, шул сәбәпледер мөгаен, артистлар хәтта бик теләсәләр дә алдаштырып кына уйный алмый, чөнки аны кеше шундук сизә. Шундый сәхнәдә эшләп, бөтен булган көчләрен, осталыкларын биреп уйнарга күнеккәннәр инде Чаллы артистлары, күрәсең.

 

Спектакль тәмамлангач, зал алкышлар, сәхнә чәчәкләр белән тулды. Галиҗанәп тамашачы спектакльне кабул итте, үз итте, яратты. Фаил Ибраһимов һәм ул оештырган театр тагын бер зур җиңүгә иреште. Алга таба да аларны тагын бик күп шундый җиңүләр, уңышлы спектакльләр көтәдер дип ышанасы килә.

 

P.S. Спектакль турында язма әзерләргә кирәк булачагын белеп, үземә охшаган берничә репликаны блокнотка теркәп куйган идем. Санап карасам, (исең китәрлек!) төп-төгәл сигез булганнар икән!

 

1) Ләйлә: «Аның сулышы бөтен тәнне җемердәтә, эчемдә күбәләкләр уйнап алган кебек була...»

 

2) Сәйдә: «Мин Сәеткә һәрвакыт, сыра эчүеңне кимет, дим. Ул хәзер көненә сигезәр банка эчми инде, дүртне генә».

 

3) Нурлыбаян: «Минем чират иде... бу баланы сары йорттан ике елга алдан чыгарганнар... ә җәбрәй хатынының күтен кисеп апкиттеләр».

 

4) Сәйдә: «Курыкмагыз инфаркттан – сезнең икегездә дә йөрәк юк бит, тәмугъ кисәүләре!»

 

5) Гуля: «Слышь, бабуля, ты хотя бы позагорала чуть-чуть, а то вся белая, как смерть!»

 

6) Люция: «Ышанмыйм мин ир-атның дус була алуына, кабахәтләр алар! Печәр идем җыеп барысын да, көчемнән килсә, билләһи!»

 

7) Нурлыбаян: «Мәхәббәт тә юк хәзер, бәхет тә, моң да...»

 

8) Мәрьям: «Чынлап торып яратсамы ир-ат?! Чынлап торып яратса, ул хатын-кызны башка кеше астыннан өстерәп алып та өйләнә!»

 

 

Ләйлә: "Сәйдә! Монда газетаның бер бите юк, кайда ул?"  

 

 

Сәйдә: «Сәет сине шундый нык хөрмәт итә, Ләйлә, ул мулла абзый никах укымый торып, сез Роберт белән көл иткән чикне беркайчан да узмас иде».

 

 

 

Гуля: «Может, наконец мы уже решим наш вопрос, а?»

 

 

 

Эля: «Апа, апа! Ә сездә тәрәзәгә карап утырырга булса да ярыймы?»

 

 

Люция: «Кеше көлдермә инде шул мәхәббәтең белән, кызым!»

 

 

Зөһрә: «Ничек инде ис китәрлек берни дә булмасын?! Менә исем китеп карам торам бит!»

 

 

Нурлыбаян: «Һай, Алла! Бик исемдә иде әле... Нәрсә сөйли идем әле мин, балам?»

 

 

Сәхнәдә сигез хатын-кыз: һәрберсенең үз язмышы, үз кайгы-хәсрәтләре, үз уй-хыяллары, үз бәхете һәм үз бәхетсезлеге...


Венера МУСИНА
Чаллы театры
№ |
Чаллы театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»