|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2023 Фаҗига
Курск өлкәсендә алты «срочник» һәлак булган
Курск өлкәсендә блиндажда янгын чыгу сәбәпле, алты хәрби хезмәткәр һәлак булган. Бу хакта РИА Новости Россия Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Якынча мәгълүматлар буенча, бүген, 20 февральдә, яна торган материаллар белән эш иткәндә, янгын иминлеге чараларын бозу сәбәпле, җиңел кабына торган сыеклыкка ут капкан. Ялкын мизгелдә блиндажны камап алган. Анда алты «срочник» үлгән, дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.
Хәзер фаҗига урынында хокук саклау хезмәткәрләре эшли. Көнбатыш хәрби округ комиссиясе белән уртак тикшерү үткәрелә.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|