|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2023 Хәвеф-хәтәр
Өч көн эчендә ике тапкыр коткарганнарСүриянең Джандарис шәһәрендә яшәүче хатынны җир тетрәүдән соң өч көн эчендә ике тапкыр җимереклекләр астыннан коткарганнар. Җир тетрәүдән соң йортының бер өлеше ишелеп төшкәндә Дима йөкллекнең җиденче аенда булган. Хатын әллә ни җәрәхәтләнмәгән дә. Хатынны йорт хәрабәләре астыннан коткаргач, ул дәваханәгә эләгә. Анда ул Аднан исемле малай таба. Дәваханәдән чыккач, Дима өлешчә җимерелгән йортына кайта, чөнки башка барыр урыны булмый. Өч көннән ярымҗимерек йорт тулысынча ишелеп төшә. Коткаручылар янә хатынны һәм аның улын җимереклекләр астыннан азат итә. Хатынның ачгы җитди җәрәхәтләнә, яңа туган сабый исә авыр хәлдә дәваханәгә эләгә.
Педиатр ӘбделКәрим Хөсәен Әл-Ибраһим баланың хәле әйбәтләнә, дип сөйләгән. “Яшәр өчен бар кирәкле процедураларны без аңа капельница ярдәмендә тәэмин итәбез” – ди ул.
Дима янә дәваханәдән чыккан. Хәзер ул ире Әбдел Мәдҗит белән туганыннан туган 9 баласы белән палаткада яши. Дима көн саен дәваханәгә Аднанның хәлен белергә бара.
Бу очракта мине бер генә нәрсә хәйран калдыра. Җитлекмичә (хатын аны йөклелекнең җиденче аенда тапкан) туган сабыйны шулай тиз дәваханәдән чыгарганнар... Хәер, Сүриядә болай да тыныч түгел, сугышлар бара. Җир тетрәгәннән соң, хастаханәдә урыннар юк микән?..
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|