|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2023 Җәмгыять
Казанда яшәүче Вильямс Әхмәдуллин сызгырып акча эшлиӨйдә сызгырма, акчаң булмый, диләрме әле? Казанда яшәүче Вильямс Әхмәдуллин исә бу ырымга ышанмый, киресенчә, сызгырып акча эшли. Кайда булса да, нәрсә эшләсә дә, хәтта сөйләшкәндә дә сызгыра ул. — Бөтен кешене сызгырырга өйрәтеп була. Авыз куышлыгының һәрчак дымлы булуы кирәк. Берсендә тамак авыртканнан суыра торган дару төймәсе капкан идем. Ул баллы, авызым кибеп азапландым. Чак чыгыш ясадым. Ә майлы пәрәмәч, коймак ашасам, ирен майланып китә, сызгырырга җайлы, — ди ул.
Биш ел элек “Беренче канал”да барган “Старше всех” тапшыруында катнашып, алып баручы Максим Галкинны да сызгырырга өйрәтеп кайткан...
P. S. Видеода Вильямс абый Мансур Мозаффаровның “Сайра, сандугач” әсәрен башкара.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|