|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2011 Мәдәният
![]() Тинчурин театры Тукай шигырьләреннән торган музыкаль композиция күрсәтәБыел бөек шагыйребез Г.Тукайга 125 ел тулган көннәрдә безнең К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры зур әзерлек белән килә. Әдипнең балаларга багышланган шигырьләреннән торган “Сөй гомерне” исеме астындагы музыкаль композицияне мәктәп балаларына һәм өлкән тамашачыларга күрсәтүне дәвам итә. Шунысы кызыклы, бер сәгать барган тамаша караучысын ялыктырмый, киресенчә, бер сулышта карала. Чөнки әсәрдә коры шигырьләр генә түгел, яшь артистларыбыз Илфак Хафизов, Резедә Сәлахова, Артем Пискунов, Лия Вилдановаларның зур сәхнә осталыгы белән рольләрен башкарулары, шул ук вакытта төрле музыка коралларында (пианино, курай, һ.б) уйнаулары да спектакльнең тәэсир итүен көчәйтә. Әсәрне сәхнәләштергән театрның баш режиссеры РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин музыка аркылы Г.Тукайның болай да күңелгә үтеп керә торган шигырьләрен артистларның уеннары аша дөрес итеп сәхнәләштерә алган. Балалар шушы илаһилыкка кереп китеп, әсәрне бер тында карыйлар. “Сөй гомерне” спектакле үсеп килүче буынга зур тәрбия чарасы да әле ул.
Фикерләр№6 (768249) / 21.04.2011 09:16:33
Илфак, Резедә, Артем, Лия - үз эшләрен бөтен күңелләрен биреп, бик яратып башкаручы чын артистлар. Кичә алар башкаруында "Сөй гомерне" композициясен карадык. Искиткеч булды! №5 (75137) / 16.03.2011 19:08:36
бәй, тинчуринның үз сайты эшләми икән ләбаса. әйтер сүзем бар иде колакларына гына. №4 (74477) / 12.03.2011 17:55:16
Танучыга. Әйе, син хаклы, бик талантлы балалар. Айгөл илендә дә, Тинчурин театрында соңгы вакытта куелган башка спектаклләрдә дә алар искитткеч уйныйлар. Әмма ике театрны чагыштырып болгатырга кирәкми. №3 (74454) / 12.03.2011 13:05:32
Мин дә шулай дим ич, камалчыларны егып салалар, дим! Тинчуринлыларга- респект! КФУда укыйлар алар хәзер! №2 (74453) / 12.03.2011 12:24:59
Тинчурин театры ул,камаллар түгел!!! №1 (74452) / 12.03.2011 12:05:41
Искиткеч оста уйныйлар! Бу кыз-егетлэр безнең камалчыларны егып сала торганнар! татарның яңа буын актерлары! Бу композицияне берничә ел карадым инде, шулкадәр тетрәндергеч! Аның янында "Шагыйрь мәхәббәте" - пародия генә:))) |
Иң күп укылган
|