поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.02.2023 Мәдәният

Руслан Габитов: "Без бик нык ярдәмгә мохтаҗ"

“Риваять” этно-төркеме җитәкчесе Руслан Габитов тумышы белән Актаныштан. Өч ел элек ул хатыны Луизаны югалтып, өч бала белән калды. Руслан белән әңгәмә корганда, аның тыйнак, сабыр, көчле рухлы ир булуына сокландым.

– Руслан, нинди гаиләдә үстең син?
 
– Әнием Рәмзинә укымышлы гаиләдән. Әбекәй – татар теле һәм әдәбияты, бабакай математика укытучысы иде. Әтием Фаат – электрчы, аның әнисе – әбием авылда җитештерелгән продукцияне сату-алу эше белән шөгыльләнгән. Кышкы суыкларда йөкле килеш 40-50 чакрым ераклыкка май сатырга барган. Ә бабам гомер буе сугышта булган. Башта икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан, аннары солдатларны өйрәтергә калган. Аның гомере Чайковский шәһәрендә өзелгән. Бабам физик яктан искиткеч көчле булган, аның белән көч буенча беркем дә тиңләшә алмаган. Ул кул белән йорт бурасын күтәрә алган. Актанышка кияү булып килгәч, аны сынарга теләгәннәр. Үзе юаш, тыйнак булган ул. Бер кулы белән үзен үртәгән егетнең кепкасын алган, икенче кулы белән бураны күтәреп, кепканы шунда кыстырып куйган. Ничек кенә тырышсалар да, ул кепканы ала алмаганнар. Шуннан соң бабайга беркем дә сүз әйтмәгән. Гаиләдә без өч бала, мин – уртанчысы. Апам Гөлнара Чирмешән районы Тукай авылында яши, өч кыз үстерәләр. Энем Рөстәм Актанышның Мәдәният йорты җитәкчесе, “Агыйдел” җыр һәм бию ансамблендә дә эшли. Барыбыз да җыр-моңга гашыйк. Апам “Агыйдел” ансамблендә биеп йөрде, хәзер авылында балалар белән белән эшли, үз коллективы бар, конкурсларда катнаша. Бик хыялый кеше. Әти-әнием дә матур җырлый. Читтә яшәгәндә, әтинең кушаматы Муслим Магомаев булган.
 
– Габитов үз фамилияң түгел дип беләм?
 
– Үземнеке, әмма бабамның әтисе – Фәтхетдинов булган. Ул революция вакытында яраланып госпитальгә эләгә. Аклар бәреп кереп, солдатларны агулап үтерергә уйлый, ризыкларына агу сала. Бабай моны ишетә дә, ризыкны ашамый. Аның исән булуын күргәч, ризыкны авызына көчләп салганнар, ә ул төкергән. Шуннан бабай үз киемнәрен таба алмагач, Габитов фамилияле кешенең киемнәрен киеп качкан. Шулай итеп, Габитов документлары белән калган ул. Актаныш районында бездән кала бүтән Габитовлар юк дип беләм.

– Институтны тәмамлагач, училищега укырга кергәнсең. Киресенчә булырга тиеш түгелме соң?
 
– Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга институтында биология укытучысына укыдым. Анда укып чыккач, Алабуганың мәдәни-агарту училищесына укырга кердем. Күрәсең, сәнгать мине гел үзенә тартып торгандыр инде. Анда читтән торып укыдым, башта Тукай районы Кече Шилнә, аннары Актаныш районының Иске Әлем авылында физкультура укыттым. Бер ел эшләгәч, Мәдәният министрлыгының бер бүлегенә эшкә чакырдылар. Ләкин озак эшли алмадым, административ эш артык күңелсез тоелды. Журналда да, радиода да эшләп карадым, рестораннарда җырладым. Үземне таба алмыйча, бәргәләнеп йөргәндә, “Сорнай” ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев белән таныштым. Ул вакытта “Сорнай”ның таркалган чоры иде. Ринат абый белән сөйләштек тә, “Сорнай”ны ике гаилә – ул тормыш иптәше белән һәм мин хатыным Луиза белән бергә оештырдык. Мин ансамбльнең директоры, администраторы идем. Репертуар тупладык, концертлар оештырдык. Дүрт ел эшләгәч, ансамбльдән китәргә вакыт җитте. 
 
– Ә “Риваять” төркеме ничек барлыкка килде?
 
– 2011 елда “Риваять” төркемен оештырдым. Исемен Луиза белән икәү уйлап таптык. Нинди генә исемнәргә тукталмадык. Нәтиҗәдә китап укыганда, риваять сүзенә тап булдым. Луиза да ошатты. Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзәчәк, диләр. Чынлап та, шушы юнәлештә эшли башладык, риваятьләр, авыллар тарихы белән кызыксыну артты. “Тәртип” радиосында алты ел дәвамында авыллар тарихы турында “Риваять” тапшыруын алып бардым. Бу тапшыру бик күп вакытны таләп итте. Төрле чыганаклардан тапкан материалны дәлилләргә, кешеләрдән сораштырырга кирәк иде. Хәзер “Тәртип” радиосында “Моң сандыгы” тапшыруы чыга. Бу проектны шулай ук ТНВ каналындагы “Манзара” тапшыруында да күрергә мөмкин. Борынгы татар һәм төрки халык уен кораллары турында сөйлим. Бу бөтенләй тиелмәгән тема. 
 
– Коллективта ничә кеше эшли?
 
–12 кеше, ике состав. Шәхси коллектив өчен бу шактый сан. Без Казанда гына эшлибез, һәр артистның сәнгать өлкәсендә төп эше бар. Чара булган саен җыелабыз. Дәүләт дәрәҗәсендәге зур чараларда катнашабыз. Уйныйбыз да, биибез дә, җырлыйбыз да, алып та барабыз. Үзем унга якын уен коралында уйныйм. Күбрәк тынлы уен коралларында уйнарга яратам. Репертуарда төрле программа бар. Нигездә туристлар белән эшлибез. Быел республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы игълан иткән Дастаннар елы да безгә туры килә. Бу уңайдан күп чаралар планлаштырабыз. 
 
– Репертуарыгыз фольклор иҗатына нигезләнгән. Материалларны каян табасыз?
 
– Мин һәрвакыт эзләнүдә, бу – тормыш рәвешем. Фольклорның төрле жанрын кулланабыз. Бездә шулай ук балалар фольклоры да бар, балалар өчен аерым программа әзерләдек. Безнең өч җыентыгыбыз дөнья күрде инде. Тиздән яңалары чыгар дип көтелә, бик күп материал тупланды. Узган ел “Риваять” ансамбленең юбилей концерты булды. Аны телевидение экраннарыннан бик еш күрсәтәләр. Бик күп танылган шәхесләрдән матур фикерләр килде. Зөһрә Сәхәбиева шалтыратып: “Энем, концертларны бик сирәк карыйм. Ә менә сезнекен бик рәхәтләнеп карадым. Сез бик зур эш башкарасыз”, – диде. Мондый бәя эшләргә этәргеч бирә.
 
– “Риваять”нең үз бинасы да юк бугай... Акчалата ярдәм итүче иганәчеләр бармы?
 
– Бинабыз юк, Һади Такташ урамының бер йортындагы бүлмәне арендага алып торабыз. Без бик нык ярдәмгә мохтаҗ, чөнки бөтен нәрсә дә акчага килеп терәлә. Иганәчеләребез юк. Бер тапкыр грант откан идем, ул акчага микрофон һәм киемнәр тектердек. Үз акчаңа 10 комплект кием тектерү мөмкин түгел.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»