|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2023 Җәмгыять
Биш тапкыр йөрәге туктаганМәскәү өлкәсенең Щелково шәһәрендә табиблар йөрәге биш тапкыр туктаган хатынны үлемнән коткарган. 56 яшьлек ханым стационарга клиник үлем халәтендә китерелгән һәм исән калган. Йөрәк-үпкә реанимациясе ярдәмендә медиклар аның туктаган йөрәген эшләтеп җибәрә алган. Бер сәгатьтән соң хатынның йөрәге янә туктый. Бу хәл 30 сәгатьтән соң тагын кабатлана. Медиклар тагын реанимация чаралары ярдәмендә авыруны коткара алган. Бер тәүлектән соң әлеге хатынның йөрәге тагын ике тапкыр туктый.
Дәваханәгә эләгү белән хатын реанимация бүлегендә яткан. Бары тик алтынчы тәүлеккә генә аның хәле тотрыклана. Тикшерү үткәргәч, аңарда йөрәк җитешсезлеге ачыклана. Башкача йөрәге туктамасын өчен аңа кечкенә дефибриллятор урнаштыралар.
Чыганак: lenta.ru
Фото: фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|