|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2023 Җәмгыять
Сукыр эчәгенә операция ясарга тиеш булган 17 яшьлек кыз көтмәгәндә бәдрәфтә бәби тапканМәскәү өлкәсенең Ступино шәһәрендә яшәүче Алёна узган җәйдә 21 яшьлек Игорь белән танышкан. Яшьләр берничә ай дуслашып йөргән, соңыннан егет Ступинодан киткән. Әмма үзеннән соң “киндер-сюрприз” калдырган. Кыз йөклелек билгеләрен әллә ни сизмәгән, дөрес, ара-тирә саруы кайнаудан җәфаланган. Шушы көннәрдә Алёнаның кисәк эче авырткан. Әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан. Кызны сукыр эчәге ялкынсынгандыр, дип, дәваханәгә салганнар. Кабул итү бүлегендә үк Алёнаның кинәт тагын эче авырта башлый, ул бәдрәфкә йөгерә. Анда ул малай таба. Табиблар нәни улы белән хатынны бәби табу йортына илтәләр. Ул йөклелекнең алтынчы аенда булган.
Алёнаның әнисе сөйләвенчә, кызында йөклелек билгеләре булмаган. Әйе, ул гәүдәгә дә әллә ни ябык түгел, киресенчә, түгәрәк кенә, шуңа булачак әнинең буй-сынындагы үзгәрешләрне сизмәгәннәр. Әле яшь әни белән сабые үзләрен әйбәт хис итәләр. Баланың әтисенә сораулары юк. Бүгенге көндә Игорь махсус хәрби операция зонасында, улын ул әле күрмәгән.
Сабый үзен әйбәт хис итә, диелгән.
Чыганак: lenta.ru
Фото: фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|