|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2023 Фаҗига
58 яшьлек аучы Татарстанда яшәүче дустын ялгыш атып үтергәнУльяновскида яшәүче 58 яшьлек ир-атның эше Татарстанда судка тапшырылды. Ир-ат «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаепләнә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Фаҗига узган елның 6 декабрендә булган. Алты ир-ат Нурлат районының Каравыл Тавы авылы янында ауга барган. Ульяновскидан килгән аучы, өйгә кайтырга җыенганда, коралны автомобиль багажнигындагы тышлыгына сала башлаган. Шул вакытта ул ялгыш коралдан атып җибәргән. Пуля пассажир урындыгында утырган ир-атка эләккән. Ир-ат хастаханәгә барганда үлгән.
Җинаять эше Нурлат район судына җибәрелгән, дип белдерде Татар-информ.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|