|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2023 Фаҗига
Ике айлык баланы кулыннан төшереп җибәреп үтергән6 февральдә Казанда ике айлык кыз бала үлгән. «Татар-информ»га билгеле булганча, 28 яшьлек ир-ат табибларга мөрәҗәгать итә. Ул нәни кызына ярдәм күрсәтүне сорый. Урынга килгән табиблар баланың үлүен раслый.
Агентлык белешмәсе буенча, фаҗига килеп чыкканда баланың анасы өйдә булмый. Аңа ире шалтырата һәм баланың хәле китүен әйтә.
Якынча белешмә буенча, әти кеше баланы төшереп җибәрә, кызның башында травмалар булуы ачыкланган. Хәзер травманың ничек барлыкка килүен билгелиләр.
Җинаять эше ачылган.
Гаиләнең яхшылар рәтендә булуы билгеле. Ир белән хатын 2 яшьлек малай үстерә, узган ел азагында аларның кыз баласы туа.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|