|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2023 Хәвеф-хәтәр
Уфада кар өстендә сабый табылганУфаның Калинин районы прокуратурасы бик нык өшү билгеләре булган бер яшьлек кызны кар өстендә табуга бәйле тикшерү үткәрә. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. "2023 елның 4 февралендә хатынның исерек хәлдә кунактан өенә кайтуы ачыкланды. Кайтып барганда ул баланы карга төшереп җибәрә, анда аны узып баручы кеше таба”, - дип белдерәләр ведомствода.
Кар өстендә өс киемсез табылган кечкенә кызны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар. Хәзер район прокуратурасы балигъ булмаганнарның караучысыз калуын кисәтү турындагы законнарның үтәлешен тикшерә, ә аннары опека һәм попечительлек органнары эшчәнлегенә, шулай ук ата-ана вазыйфаларын үтәүгә бәя бирәчәк.
"Нигез булса, прокурорлык чаралары күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк", - дип ачыкладылар Башкортстан Прокуратурасында.
Хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Ул спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы күпбалалы ана булып чыга. Аның тагын дүрт баласы бар, ул ана хокукыннан мәхрүм ителгән, шулай ук элегрәк кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган.
Фото: vnru.ru
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
--- |
Иң күп укылган
|