поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.02.2023 Язмыш

Нахакка гаепләнеп, гүр иясе булды

Асия карчык зират капкасы төбендә башын җиргә ора-ора елый. Егерме ел элек булган вакыйгаларның соңгы кайтавазы иде бу…

Сентябрь ахырларында колхоз эшләре кими төшкәч, авыл халкы үз бакчаларына бәрәңге алырга чыкты. Асия дә, төшке ашка кайткан арада, ире казып калдырган кишәрлектән бәрәңге чүпләргә кереште. Көзге кояш бер елмая, бер кача дигәндәй, әллә каян гына болыт килеп, вак тамчылар сибәләргә тотынды.
 
Үсмер улы булышса да, бәрәңгене чүпләп өлгерерлек түгел.
 
- Улым, әйдә, күчләрне сабак белән каплыйк. Бәрәңге бер юешләнсә, тиз генә кипшерми, базда череп бетәр, - дип каударланды хатын.
Ходайның рәхмәте, яңгыр туктады, ләкин туфрак барыбер дә кулга сыланучан булып калды. Асия: «Пычранмасын», - дип үзалдына сөйләнеп, бармагындагы алтын балдагын салып, мунча бүрәнәсе ярыгына кыстырып куйды. Күршесе Шәмсенур ярдәмгә кергәч, күчләрдәге бәрәңгене баз өстенә ташып та бетерделәр.
 
Асия, кичен көтүләр кайтып, мал-туарны урнаштыргач, ашка токмач басарга тотынды. Шул мәлдә бармагында балдагы юклыгын абайлап алды. Токмачны казанга салды да, ишегалдына чыгып, мунча бүрәнәсе ярыкларын, нигез балчыкларын күздән кичерде. Ләкин балдак табылмады. «Шәмсенур апа мунча янында басып торган иде, мөгаен, ул алгандыр», - дип уйлап, күршесенә йөгерде Асия. Әмма Шәмсенур: «Ахирәткәем, җүнләбрәк эзлә әле, билләһи газим, балдагыңа тимәдем», - дип җавап кайтарды. Тик Асия ышанмады. «Әнием истәлеге бит ул балдак. Бир!» - дип бер ялварды, бер җикеренде.
 
Шәмсенур балдак урлаган, дигән хәбәр бөтен авылга таралды. Моңа берәүләр ышанды, икенчеләр, ышанмаса да, күңелләренә барыбер шик кереп оялады. Еллар арты еллар узды, ләкин күршеләр арасындагы үпкә-дошманлык сүрелмәде. Шәмсенур, «карак» исеме күтәргән килеш, картаеп, гүр иясе булды.
 
Беркөнне Асия карчыкның уллары һәм кияүләре, җыелышып, искергән мунчаны сүтеп ташладылар. Ял итәргә туктаганда, кече кияү бүрәнә ярыгында кояш нурында җемелдәгән әйбергә игътибар юнәлтте. Барып, кадак белән тартып чыгарса, ни күрсеннәр - алтын балдак. Бу хакта ишеткәч, Асия карчык: «И-и Ходаем, гөнаһлылар гына булдым. Гомерем буена Шәмсенур урлады дип уйладым бит», - дип, өйалды баскычына лапылдап утырды.
* * *
«Балдак табылган. Асия карчык Шәмсенур балаларыннан гафу үтенгән», - дигән хәбәр өйдән өйгә күчте. Авыл җиңел сулап куйды.
 
"ШК" архивыннан
Фото: https://unsplash.com/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 08.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»