поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.02.2023 Җәмгыять

Рифат Йосыповны соңга юлга озатучылар: Профессионал иде, экран аша милләтне тәрбияләде

20 ел дәвамында «Нәсыйхәт» тапшыруының режиссеры булган Рифат Йосыповны соңгы юлга озаттылар. «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахманов «Нәсыйхәт» тапшыруының режиссеры Рифат Йосыповны соңгы юлга озатканда мәрхүмне оста профессионал дип искә алды һәм аның үлемен шәхсән үзе өчен зур югалту дип санавын әйтте.

1988 елдан 2022 елның сентябренә кадәр «Яңа гасыр» телекомпаниясендә эшләгән, 20 ел дәвамында «Нәсыйхәт» тапшыруының режиссеры булган Рифат Йосыповны бүген соңгы юлга озаттылар. Аңа 12 апрельдә 62 яшь туласы булган. Мәрхүм белән хушлашырга «Казан нуры» мәчетенә йөзләгән кеше килде. Алар арасында күренекле дин әһелләре, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре күп иде, дип яза Татар-информ.
 
«Мин телевидениедә 22 ел эшләп, шуның 15 елдан артыгын Рифат белән бер цехта, бер кабинетта үткәрдем. Ул минем тапшыруларның алыштыргысыз режиссеры булды. Ул шулкадәр оста профессионал, кадрны тота белә торган «художник» иде. Көнгә 45 минутлык дүртәр тапшыру, ток-шоу яздыра идек. Информацион-аналитик тапшыруларга кадрлар сайлаганда аның киңәшләре алыштыргысыз була иде», - диде Илфат Фәйзрахманов.
 
Илфат Фәйзрахманов Рифат Йосыповны якын иткәнен әйтте. «Рифат - туганнары өчен генә түгел, минем өчен дә зур югалту. Минем телевидениедән китүемне дә ул бик авыр кичерде. Туганнарына Аллаһы Тәгалә авыр хәсрәтне күтәрергә булышсын, сабырлык бирсен», - диде ул.
 
«Яңа гасыр» телеканалы генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов коллектив исеменнән Рифат Йосыповның якыннарының кайгысын уртаклашты.
 
«Мин Рифат белән телевидениегә килгәннән бирле таныш. Ул күңеле белән йомшак, ә режиссер буларак катгый характерлы иде. Бөтен булган вакыйгаларны, яңалыкларны күңеле белән тоя, йөрәге белән кабул итә иде. Бөтен әйберне йөрәге аша үткәргән кешенең организмы, мөгаен, шулай иртәрәк туза торгандыр. Шуңа да карамастан, Рифат үзеннән соң бик күп материаллар, тапшырулар калдырды», - диде Данил Гыйниятов.
 
Данил Гыйниятов Рифат Йосыповның төрле жанрларда иҗат иткәнен - яңалыклар да, музыкаль, дини тапшырулар да, иҗтимагый-сәяси программалар да әзерләгәнен, телевидениедә дини тапшыруларга нигез салганын әйтте. «Киләчәктә аның архивтагы тапшырулары озак еллар тамашачыларны сөендереп яшәр», - диде ул.
 
Рифат Йосыпов театр училищесын тәмамлаган. Төркемдәшләре исеменнән сүзне драматург Данил Салихов алды. «Рифат дустыбыз милләтне тәрбияләр өчен Марсель Сәлимҗанов курсына укырга керде. Ул Казанда туып-үсеп, милләтебезнең телен, нечкәлеген белеп, башта Камал театрында эшләде, аннары, динебезгә юл ачылгач, соңгы көненә кадәр зәңгәр экраннар аша милләтне тәрбияләде. Аның монда әнисе утыра. Апа җаным, бәгырькәем, менә син нинди бала үстердең! Шушы халыктан, безнең исемнән сиңа баш иеп, рәхмәтебезне әйтәбез», - диде Данил Салихов.
 
Татарстан мөфтиенең мөселманнарны җирләү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев Рифат Йосыповны җирләүне тулысынча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыруын белдерде. Ул мөселманнарны җирләү өчен Диния нәзарәтендә аерым хезмәт булдырылганын әйтте. Җеназа намазын да Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды.
 
«Нәсыйхәт» тапшыруын алып барган журналист Ләйсирә Фазлыева Рифат Йосыповның Әтнә районы Яңа Җилби авылында җирләнәчәген әйтте. «Ул әтисенең туган авылы. Күптән түгел атасын да шунда җирләде. Рифат абый бу авылны бик якын итә иде», - диде ул.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.02.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»