|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2023 Криминал
"Сукырлар өйдә утырырга тиеш!" - дип, телефон белән башын төйгәнСанкт-Петербургта бер хатын юл күрсәтүче этләр әзерләүче үзәкнең сукыр директорына ташланган. Mash на Мойке язуынча, кыйналган хатын ярдәмчесе һәм 11 яшьлек лабрадор (эт токымы. - Авт.) белән Сосновкадагы тукталышка килгәннәр. Күзләре күрмәс хатын тукталышта ялгыш таягы белән кызга тиеп киткән. Шулчак кызның әнисе котырынган. Сукыр хатынга мыскыллау сүзләре кычкырган, телефоны белән аның башын төйгән: "Сукырлар өйдә утырырга тиеш!" - дип җикергән ул ахырда.
Соңрак сукыр хатын сөйләвенчә, аның таягы ялгыш тиеп киткән кыз бу хәлдән курыккан, әнисен ничек тә тынычландырырга тырышкан. Узгынчылар күзләре күрмәс хатынны яклап чыккан һәм полиция чакырткан. Үзәк директорын ябык баш сөяге-мие җәрәхәте белән дәваханәгә озатканнар.
Чыганак: lenta.ru
Фото: фрипик.ру
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|