|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2023 Җәмгыять
![]() Марат Садыйков белән хушлашу 30 гыйнварда булаТатарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Марат Садыйковның гаиләсенең һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта Татар-информ яза. Кайгынамәдә әйтелгәнчә, Марат Садыйков һәрвакыт үзенә һәм аның җитәкчелегендә эшләүчеләргә карата таләпчән, табиблар һәм гражданнар мәсьәләләрен хәл итүдә дисциплиналы һәм оператив булды. Табиб коллегалары аны идарә итү сәнгате - кешеләрне иң югары профессиональ дәрәҗәгә күтәрә белүе өчен хөрмәт итте.
«Марат Наил улы һәрвакыт, чикләүләр түгел, мөмкинлекләр бирде - бу аның бәяләп бетергесез өстенлеге иде. Берләштерү һәм юнәлеш бирү, энергия һәм позитив белән тулыландыру – аның иң яхшы профессиональ сыйфатларының берсе булды. Бик нык кайгырабыз», - дип билгеләделәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Марат Садыйков белән хушлашу иртәгә - 30 гыйнварда узачак. Аның кайчан һәм кайда узачагы турында соңрак хәбәр ителәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|