|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2023 Җәмгыять
![]() Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафатТатарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булган. Аңа 53 яшь иде. Кайгылы хәбәрне «Татар-информ» агентлыгы чыганаклары раслаган.
Мәрхүмне соңгы юлга озату урыны һәм вакыты соңрак билгеле булачак.
Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. «Педиатрия» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2009–2014). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2014–2018).
2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшли.
--- |
Иң күп укылган
|