|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2023 Җәмгыять
Пристав татарстанлыдан улы авариядә үлгән пенсионерга 430 мең сум түләтүгә ирешкәнСуд приставларының Мөслим район бүлеге район кешесеннән пенсионер әби файдасына мораль һәм матди зыян өчен 430 мең сум күләмендә компенсация түләттерү турындагы башкарма производствоны караган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Ачыкланганча, ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызның улы һәлак булган авариядә гаепле дип табылган. Ул пенсионерга компенсация түләргә тиеш булса да, моны эшләргә ашыкмаган.
«Башкаручы пристав ир-атны берничә тапкыр кисәткән, үз-үзен шул рәвешле тотуы аңа карата мәҗбүри чаралар куллану белән төгәлләнергә мөмкин дип әйткән. Профилактик әңгәмәләр үткәрү нәтиҗәсендә бурычлы ир-ат әҗәтен тулысынча түләгән», - дип искәрттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.
--- |
Иң күп укылган
|