|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2023 Медицина
Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кабат артаТатарстанда коронавирус белән авыручылар санының бераз артуы күзәтелә. Узган тәүлектә республикада яшәүче 65 кеше ковид йоктырган, алдагы көндә шундый 60 очрак теркәлгән булган. Хастаханәгә коронавирус белән авыручы 45 кеше, ә алдагы көндә 37 кеше китерелгән. Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 194 869 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталы хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Шул ук вакытта республикада яшәүче 192 102 кеше (узган тәүлектә – 19 кеше, бер көн элек – 30) бу чирдән савыккан.
Республикада коронавирустан 2010 кеше үлгән. Бу чирдән үлем турында соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыкты.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|