|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2023 Криминал
Укытучы балаларны каеш белән кыйнаганКраснодар крае Усть-Лабинск шәһәренең бер мәктәбендә математика укытучысы укучыларны начар тәртип өчен каеш белән кыйнаган. Видеода ир-егетнең малайларны такта янына берәм-берәм чакырып, аларны каеш белән кыйнавын күрергә мөмкин. Балалар авыртудан кычкыра, педагогтан бу хәлне туктатуын үтенә, әмма укытучы дәвам итә һәм тыңламаганнары өчен тагын да ныграк кыйнау белән яный. "Борыл, дидем, тизрәк! Тагын икене! Бәхәсләшсәң, ун була. Ярар, йомшаграк булырмын", - ди укытучы видеога.
"Кубань-информ" басмасы язганча, инцидент 18 гыйнварда тәнәфес вакытында директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары мәктәп укучыларының сыйныфларның берсендә урындыклар ыргытканын күргәч булган. Басма мәгълүматлары буенча, педагогның кисәтүләреннән соң балалар, янәсе, "аларны кыйнарга тәкъдим иткәннәр һәм укытучыга каеш биргәннәр".
Район мәгариф идарәсендә укытучының инде эштән китүе турында хәбәр иткәннәр. Вакыйга булган мәктәп директорын һәм зыян күргән балаларның әти-әниләрен полициягә чакыртканнар. Малайларның әти-әниләре педагогка каршы гариза язудан баш тарткан.
Краснодар крае Прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү оештырган.
Фото: скриншот
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|