|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2023 Фаҗига
Эт хуҗасын атып үтергәнАмериканың Канзас шәһәрендә булган бу сәер хәл. Полицейскийлар бер машина эчендә атып үтерелгән ир-атны тапканнар. Арткы урындыкта ау мылтыгы, винтовка яткан, ә янәшәдә эт утырган. Тикшерү версиясе буенча, аудан соң, ир мылтыгын машинасының арты ишеген ачып, урындыкка куйган, ә дүрт аяклы дусты очраклы рәвештә аягы белән баскан.
Корал атып җибәргән һәм пуля ирнең аркасына эләккән. Ул урында җан биргән.
Фото: фрипик.ру
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|