|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2023 Милләт
Петербург татарлары “Нур” газеты фотохәбәрчесе Мөнирә Моратова белән хушлаштыТөньяк башкаланың Җәмигъ мәчетенә халык күп килгән иде. Бу гаҗәп тә түгел. Мөнирә Фәттях кызы озак еллар актив җәмәгать эше белән шөгыльләнде. Милли – мәдәни чараларның уртасында кайнады. Истәлекле вакыйгаларны фоторәсемнәр аша тарихка күчерде. Татар милли җәмгыятен ул үзе эзләп килеп таба. Мөхлисә Зарипова белән танышалар. Мөнирә Моратова “Нур” газетының аерылгысыз фотохәбәрчесе иде. Туксанынчы еллардан башлап, Мөнирә катнашмаган бер генә татар милли – мәдәни чара да юктыр. Бу еллар эчендә ул үз фоторәсемнәр архивын булдырды. Кайбер мәгълүматларга караганда архив һәм кайбер сүзләре төшеп калган, аның шәхси архивында 15 мең иҗади эше бар. Моратова мәкаләләр дә язды. “Нур” газетында Мөнирә кызыклы бер сәхифә бастырган иде. Бала чакларында фотохәбәрченең “күзе ” аша “Нур” газеты битенә эләккән геройларны Мөнирә алар үсеп үзаллы аякка баскач, тагын фотога эләктерә. Һәм балачактагы фотолары белән рәттән куеп “Нур” да бастырып чыгарды. Үзенчәлекле, матур сәхифә килеп чыкты. Күренекле Совет, Русия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсе белгече, хокукый яклаучы, тарих фәннәре кандидаты Галина Старовойтованың фаҗигале үлеменнән соң , “Кызыл таң ” гәзитендә ( Уфа) безнең Мөнирә Моратова белән язган, гәзитнең тулы бер битен алган фоторепортажыбыз басылып чыкты. “Кызыл таң ” Мөнирә Моратовага әйбәт кенә гонорар түләде. Билгеле җәмәгать активисты, күп кенә петербурглыларның тормышындагы мөһим вакыйгаларын ядъкәргә әйләндергән тырыш татар кызын соңгы юлга озаттык. Бу хәл белән табигать тә килешергә теләмәде, ахырысы. Шәһәр күген болытлар каплады, бертуктаусыз яңгыр яуды. Гүя, табигать беркайчан да, беркемгә дә үпкәли белмәгән, кайберәүләрнең тәртипкә сыймаган кыйланышларына да аклау таба белгән һәм кем булуына карамастан һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган, изге күңелле Мөнирә Фәттях кызы Моратованың арабыздан китүенә риза түгел иде, бугай. Питер Татар порталы мохтәриятет (баш мохәррире Равил Закиров) Мөнирә Моратованың якыннарының, туганнарының һәм милләттәшләрнең кайгысын ихлас уртаклаша. Зәрия Хәсәнова
--- |
Иң күп укылган
|