поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.01.2023 Тарих

"Монда һәр агач, һәр таш Тукайны хәтерли кебек. Тәрәзәләреннән Тукай карап тора кебек"

Очрашулар булмас иде, аерылулар булмаса, ди халык мәкале. Әле генә булып үткән бер очрашу турында язасым килде. Вакыйга сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны Тукай иткән төбәктә – Казахстанның Уральск (Җаек) шәһәрендә булды.

Арчадан чыгып китүгә күңелне бер зур хис биләп ала: үзеңнең кече Ватаныңа читтән, ерактан торып карау, аның белән горурлану хисе. Чит илгә чыгып киткәч бу хис тагын да арта, горурлану тагын да көчәя. Ә менә шул җирлектә милләттәшләр белән күрешкәч, алар белән аралашкач җанга җылы бер рәхәтлек тарала, үзеңне   бөек милләтнең бер вәкиле итеп тоясың, йөрәк ешрак тибә, укмаша башланан татар каны тамырларда көчлерәк ага башлый.
 
Менә  без Уральск шәһәрендә.  Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Флера ханым бер төркем арчаларны матур сүзләр белән каршы алды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльмира ханым җитәкләгән җыр һәм бию ансамбле үзенең иҗатын бүләк итте. Рәссам һәм фотограф Камил Муллашев татар мәдәни үзәген бизәүгә бик зур өлеш керткән, үзәк чын мәгънәсендә милли, аһәңле һәм зәвыклы.
 
 
Татарстан кунакларын – Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Гарипова Гөлнара Фидаил кызы, директор урынбасары Мусина Лилия Надир кызы һәм шәхсән мине иң әсир иткәне Җаек шәһәрендәге Габдулла Тукай музеен карау булды. Шәһәрнең милли җанлы кешеләре сөекле шагыйребезнең музеен булдырганнар, бөртекләп экспонатлар җыйганнар һәм кадерләп саклап торалар, киләчәк буыннарга бу рухи мирасны тапшыра киләләр.
 
 
Музей 2006 елның 12 декабрендә ачыла һәм татар мәдәни үзәгенә тапшырыла. Директоры танылган милләттәшебез, математика укытучысы Марат Рафаэль улы Баһаветдинов. Музей ачылу иң югары дәрәҗәдә сөйләшүләрдән соң мөмкин була. 2005 елда беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев килешү төзиләр. Бу килешүнең бер пункты булып Урал шәһәрендә Габдулла Тукай музее ачу була.
 
 
Габдулла Тукай Җаек шәһәрендә 1894 елдан 1907 елга кадәр яши. 13 ел килеп чыга. 8 яшендә килә, 21 яшьтә Казан шәһәренә китә. Кырлай авылыннан аны Газизә апасы алдырта. Җизнәсе Галиәсгар Усманов аягында нык басып торучы сәүдәгәр була. Монда яшәгәндә Тукай мохтаҗлыкны белми. Шул вакыт өчен алдынгы саналган тирән белем ала. Аның укытучысы Мотыйгулла Төхвәтуллин була. Укытучысыннан бик уңа Апуш: гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә. Әле яңадан Әхмәтша учительгә йөреп рус телен дә өйрәнә.
 
Менә шушы Мотыйгулла Төхвәтуллинның  өен музей итеп сайлыйлар. Андагы яшәүчеләрне күчерү өчен өлкә хакимияте 6 квартира бирә. Мотыйгулла өенә реконструкция ясала. Музей 4 залдан тора, 400дән артык экспонат бар. Йортның подвалында элек типография булган. Анда “Урал көндәлеге”, “Фикер”, “Уклар”, “Әл-Гаср, Әл--Җәдит” гәҗитләре басылган. Хәзер бу типография шулай ук музей залы итеп торгызыла.
 
 
Музей белән танышканнан соң безнең делегация Тукай эзләре буенча сәяхәт итте. Бу урыннар татар бистәсе дип атала. Бик күп татарлар яшәгән биредә. Аларның өйләре рус һәм казах өйләреннән аерылып тора: тәрәзәләренең өске өлешләре түгәрәкләнеп эшләнгән. Мондый өйләр байтак. Менә истәлек тактасы куелган Галиәсгар Усманов йорты. “Бу йортта 1895-1900 елларда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай яшәгән”. Заманында Мотыйгулла Төхвәтуллин имам булган Кызыл мәчеттә дә булдык.  Яшь  Тукай анда намаз укырга йөргән. Мәчет хәзерге материаллар белән бик әйбәтләп ремонтланган, өр-яңа итеп яңартылган.
 
Марат Рафаэль улы безгә һәр тарихи йорт турында сөйләп бара. Җаек шәһәре яңадан татар артисткасы Галия Кайбицкая, композитор Нәҗип Җиһанов, тарихчы-галим Рәфыйк Нәфыйгов исемнәре белән дә бәйле, бу танылган шәхесләр шушы җирлектән чыкканнар. Татар бистәсенең тагын бер күркәм урыны Тукай паркы һәм Габдулла Тукайга куелган һәйкәл. Урал татар мәдәни үзәге вәкилләре белән берлектә һәм Арча мәгариф идарәсе делегациясе белән Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдык, кызыл розалар шагыйребез алдына матур булып яттылар.
 
 
Татар бистәсендә әле дә Тукай рухы хөкем сөрә. Монда һәр агач, һәр таш Тукайны хәтерли кебек. Һавасы да күкрәкне тутырып суларлык, һәр йортның тәрәзәләреннән Тукай карап тора кебек. Менә нинди ул Җаек-Урал!!!
 
Казах халкы белән татар халкының уртаклыгы бик зур. Безнең телләребез якын, төрки телләр төркеменә керә, динебез бер, гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез шул ук диярлек.  Кичен, ял иткәндә уртак җырларыбызны да җырлап утырдык әле:
                                           Биргәнсең син миңа
                                           Ал нурын таңнарның,
                                           Җыйгансың син миңа
                                           Бар гөлен даланың...
“Әниемә” җырын без татарча, хуҗалар казахча җырлый, көе уртак, сүзләр шулай ук аңлашыла. Ә әни темасы, гомумән, бар халыклар өчен дә интернациональ, иң газиз, иң якын тема.
 
     
Ике көнлек сәфәр бик тиз үтте. Мондый очрашулар һәр якны да теоретик һәм практик яктан баета. Казах коллегаларыбыз белән максатыбыз уртак: туган телебезне саклау, Тукай, Абай, Җиһанша кебек милли батырларыбызның данын тагын да көчәйтү, киләчәк буыннарга алар турында түкми-чәчми җиткерү. Милли каһарманнарыбызны күтәреп, без халкыбызны зурлыйбыз.
                                                                              Дамир Таҗиев, 
                                                                              “Әлифба” музее җитәкчесе
                                                                                
 

Дамир ТАҖИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 23.01.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»