поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.01.2023 Язмыш

«Ирем үлгәч тә яныннан җибәрмәде»

Кайсы гына авылга, районга барсак та, язар өчен кызыклы, үзенчәлекле геройлар эзлибез. Чистай районының Дүртөйле авылына баргач, безне Гөлнәфис Мингалимова йортына алып керделәр. «Бик тырыш, тегү-чигүгә дә бик оста апа», – дип таныштырдылар аның белән.

Чыннан да, кулы тик тормый торган тырыш, үҗәт апа булып чыкты ул. Ялт иттереп, урындык япмалары, шәл-шарфлар бәйләп куя икән.
 
– Бик оста бәйли торган дус кызым бар иде. Гомер буе шуның осталыгына кызыктым, тик эшләгән вакытта моңа кул җитмәде, ә инде пенсиягә чыккач, үзем дә бәйли башладым. Төрле китаплардан, газеталардан карап, бер-беребезне уздыра-уздыра бәйләү бәйләдек, – дип, фотога төшерер өчен өендә булганнарын чыгарып тезеп тә куйды.
 
Кул эше остасы булудан бигрәк, Гөлнәфис апаның язмышы, төгәлрәге, каенанасы белән мөнәсәбәтләре кызыклы булып тоелды безгә. Ул аның турында зур хөрмәт хисе белән сөйләде.
 
– Тумышым белән күрше авыл кызы мин. Ирсез калгач, әни безне, алты баланы, ялгызы гына аякка бастырды. Әллә әни дә каенана-каената белән яшәгәнгә, ирем төп йортка алып кайткач, бернинди дә каршы килү, канәгатьсезлек белдерү булмады, – дип сөйли башлады ул үзенең язмышын. – Ике каенана белән ике каената өстенә, иремнең сеңелләре дә бар иде. Барысы 14 җан яшәдек. Һәм без бик матур, бик дус тордык. Килен булып төшкәндә 19 яшь кенә иде бит әле үземә.
 
Берничә ел шулай күмәкләшеп яшәгәч, яшь гаиләгә шушы ук авылда йорт тергезәләр. Әле өй әзер булгач та, яшьләр өлкәннәр яныннан аерылып чыгасылары килмичә, күпмедер вакыт бергә тора. Шулай итеп, еллар уза, гаиләдә бер-бер артлы өч бала туа. Инде балалар бераз үсеп, кайсы югары уку йортында, кайсы мәктәптә укыган елларда гаиләгә авыр сынау килә. Гаилә башлыгы – әтиләре инсульт кичереп, мәрхүм була.
 
– 20 ел гомер иткән ирем 1989 елда үлеп китте. Бик авыр булды, якын кешене югалтуны бер кеше дә җиңел кичерми торгандыр инде ул. Әле ярый юанырга балаларым булды. Бу авылда башка якын туганнарым булмагач, Дүртөйледән күченеп китү турында уйлый башладым. Каената бик тыйнак, акыллы, төпле фикерле һәм сабыр кеше иде. Ул шунда ук ризалык бирде. Тик каенанамның безне бер дә үз яныннан җибәрәсе килмәде. Йортлары бездән ерак түгел генә иде. «Гөлнәфискә аркылы төшмә, әни. Ул бит ялгыз кеше. Ялгыз тормыш итү авыр, бәлки, парын очратыр. Без дә ялгыз калдык бит, хәлен аңлыйбыз», – дип әйткән кызларына каршы каенанам: «Сезгә Алтайга кадәр китсәгез дә ярый, аны гына җибәрмим. Мин бит аның эшкә киткәнен дә, кайтканын да карап кына торам», – дип әйткән. Каенанам бик яратты үземне. Шуңа күрә: «Мин үлгәч китәрсең», – дип авылдан җибәрмәде.
 
Ялгыз тормышта 3 ел яши Гөлнәфис апа. Шуннан соң ул Рафаэль абый белән гаилә корып җибәрә.
 
– Икенче тапкыр кияүгә чыгуымны әни авыр кабул итте. Никахка чакыргач, «Мин килмим», – дип, елап озатты. Иптәшемнең зурайтып ясаган фотосурәте бар иде. Шуны тотып килер иде дә, миңа күрсәтеп: «Син аны ничек алыштыра алдың?» – дип елар иде мәрхүмәкәй. Һәр анага үз баласы иң кадерлесе, иң матуры инде. Ләкин язмыш бер төрле генә бармый шул. Ирем дә: «Әни-әби, улыгыз бит инде мәрхүм. Ир өстенә ир алып кайтучылар да бар әле. Гөлнәфис белән матур итеп никах укыттык, кабул итегез инде», – дип әйтә иде. Шөкер, тора-бара ияләште, кабул итте әни Рафаэльне. Алай гына да түгел, бик нык дуслашып, матур итеп аралашып яшәделәр. Икенче ирем йөз-кыяфәте белән беренче иремә охшаган иде. Балалар да каршы килмәде. Рафаэльнең алар белән дә мөнәсәбәтләре яхшы булды, – диде Гөлнәфис апа.
 
 
Кызганыч, 4 ел элек икенче иренә дә инсульт булып, урын өстенә калган. Хәзер Гөлнәфис апа аны сабый баладай тәрбияли.
 
– Әнине авылда «усал Маһирә» дип йөртәләр иде. Ләкин без бик әйбәт яшәдек. Ул миңа усаллыгын бер дә күрсәтмәде. Каенанам балаларны карарга бик нык булышты. Ялгыш кына да бер начар сүз әйтешмәдек. Беренче иремнең туганнары белән әле дә якын булып, йөрешеп, аралашып торабыз, – диде ул.
 
Гөлнәфис апа бәйләү бәйли, балалар, оныклар белән кайнаша. Моннан тыш, бакча эшләрен бик ярата икән.
 
– Чәчәкләргә, гөлләргә һушым китә минем. Бакчамда  кәбестәне аеруча  яратып үстерәм. Аны сатар өчен  тозлыйм. Кеше яратып алгач, күңелем була. Яши-яши шунысына төшендем: тормышта нинди генә авырлыклар булса да, кеше булып калырга һәм сабыр итә белергә кирәк. Сабыр төбе – сары алтын, дип юкка гына әйтмәгән өлкәннәр.
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.01.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»