|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2023 Җәмгыять
Хәрби хезмәткә 21 яшьтән алачаклармы?Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов шул хакта хәбәр итте. Ул хәрби хезмәткә чакырылу яшен үзгәртү планнарының киләсе язгы чакырылышка ничек тәэсир итәчәге турындагы сорауга шулай җавап бирде, дип белдерә РИА новости. «Минем уйлавымча, бу ихтимал бик түбән, асылда нуль. Эш шунда ки, кемнедер чакырганчы, боларның барысын да закон нигезендә рәсмиләштерергә кирәк», - дип белдерә ул. Искәртеп узабыз, РФ Саклану министры Сергей Шойгу элегрәк хәрби хезмәткә чакырылыш яшен 30 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим иткән иде. Дәүләт Думасында бу инде быел ук эшләнергә мөмкин, дип белдерделәр.
Кремльдә Президент Владимир Путинның бу инициативаны хуплавын ассызыкладылар, әмма барлык детальләрне Саклану министрлыгында аныкларга өндәделәр.
--- |
Иң күп укылган
|