поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.03.2011 Җәмгыять

Юл кырые тулы һәйкәл

Мин авылга кайтканда автобус дүрт район аша үтә: Лаеш-Алексеевск-Чистай-Яңа Чишмә. Шуннан соң гына Чирмешән территориясенә керәсең. Юл ерак, вакыт үткәрү өчен китап та укып карыйм, кроссворд та чишкәлим, йоклап та алырга өлгерәм. Әмма күп очракта тәрәзәдән тышкы якны карап кайтырга яратам. Елның төрле фасылында табигатьнең сихри матурлыгына сокланып, тирә-юньдәге үзгәрешләрне күзәтү күңелгә ниндидер бер рәхәтлек, уйларны тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә.

...Кайткан саен юл буенда утырып калучы һәйкәлләргә игътибар итәм. Кемдер каядыр барырга чыккан җиренә барып җитә алмыйча гомере мәңгелеккә өзелгән. Газизләрен югалту ачысыннан, туганнары мәрхүмнәрнең рухларын һәйкәл куеп шатландырырга уйлыйлардыр инде. Чистай белән Яңа Чишмә арасында мондый истәлек һәйкәлләре аеруча да күп, бер чакрым арасында 6-7не очратырга мөмкин.

 

Моннан җиде-сигез ел элек күрше Якты Тау авылы белән безнең авыл арасына асфальт юл салдылар. Ике авыл халкы да бу юлны бик озак көткән иде. Җәяүләп түгел, техника да уза алмаган чаклар еш булды. Ниһаять, ул юлны ясадылар. Әмма шушы юлда өч яшь гомер өзеләсен кем уйлаган да, кем белгән?! Таш юлны түрәләр зур бәйрәм ясап ачарга да өлгермәделәр, август уртасында шул юлда бишекле мотоцикл белән капланып ике егет авып үлде. Авыл халкы әлеге фаҗигадән айнып та җитмәде, тагын бер егет һәлакәткә тарыды. Анысы да каты тизлектә барган, башы юл буендагы зур ташка бәрелгән дип сөйләделәр. Башта вафат булучыларның берсенә дуслары кечкенә чардуган белән һәйкәл куйдылар. Соңрак вафат булган егетнең җаны чыккан урынга зур һәйкәл утырттылар, чардуган кордылар, чәчәкләр утырттылар. Улларыннан нинди дә булса бер истәлек калсын дигәннәрдер инде. Минем юл буйларына кабер ташы куярга ярамый, ул исраф гамәл дип ишеткәнем бар. Гарәп илләрендә зиратларда да кабер өсләренә мәрхүмнәрнең исемнәре язылган такта кисәкләре генә элеп куялар икән. Юл буена кабер ташлары кую турында ислам дине нәрсә ди? Мөселманнарның бу гамәле хакында белешергә дип, “Казан нуры” мәчетенә бардым. Мәчетнең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт болай дип җавап бирде:

 

– Татар халкында кабер өстенә таш кую гадәте бар. Исламда төгәл генә ярый яки ярамый дигән сүз юк һәм мин дини әдәбияттан төгәл генә текстлар китерә алмыйм. Әмма юл буена һәйкәлләр куймау хәерлерәктер. Чөнки алар башка машина йөртүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Шуның нәтиҗәсендә тагын һәлакәтләр килеп чыгарга мөмкин.


Лилия ЛОКМАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 26-27 | 01.03.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»