|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2023 Шоу-бизнес
Эльмира Сөләйманова вафатына 1 ай: «Кем уйлаган бу җыры үз балаларына кагылыр дип»Бүген җырчы Эльмира Сөләйманованың вафатына 1 ай. Җырчының социаль челтәрдәге рәсми төркеменең администраторы Алсу Хәсәншина бу көннәрдә анда Эльмираның 2021 елда яздырылган җырын урнаштырган. «Әнкәйсез йорт» дип аталучы бу җырның сүзләрен Венера Шәрәфисламова, көен Зарема Әюпова язган. «2021 елда әлеге җырның өзеген генә куйган булганбыз. Тулысы белән, нигәдер, куелмыйча калган. Җыры бик авыр булса да, мәгънәле җыр. Барлык мәрхүмә әниләргә дога булып барсын. Эльмирабызның рухы шат булсын», – дип яза бу уңайдан Алсу Хәсәншина.
Битем буйлап агып төшә
Күзләрдән тамган яшем.
Юк шул инде, өйгә кайтып,
«Әнкәй» дип дәшәр кешем…
Әлеге видео бик күп караулар һәм үзәк өзгеч комментарийлар җыйган: «Кем уйлаган, бу җыры үз балаларына кагылыр, дип»
«Бу җырны башкарганда, үз балаларыма да кайгы тияр, дип уйламагандыр да шул…»
«Кызы белән улына өйгә кайтканда әниләре каршы алмау, «әни» дип әйтерлек кешеләре булмау бик авырдыр. Нәкъ җырдагы кебек. Тыныч йокла, кадерлебез», дип яза интернетчылар.
--- |
Иң күп укылган
|