|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2023 Фаҗига
Өч кешенең гомере өзелгән15 гыйнварда Башкортстанның Салават районында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән. Республиканың дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария Кропачево-Мәсәгуть-Әчит юлында 16.00 сәгатьтә булган: “ГАЗель” йөк машинасы белән каршыга килүче “Черри Вери” бәрелешкән. Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, “ГАЗель” – туктап торган “Мерседес” йөк машинасына, ә “Черри” Volvo агач ташу машинасына барып бәрелгән.
Коточкыч һәлакәттә җиңел машинаның ике пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче җан биргән. Ике кешене, шул исәптән 12 яшьлек малайны дәваханәгә алып киткәннәр.
“Балигъ булмаган бала дәваханәгә барганда үлгән”, – дигән кайгылы мәгълүматны җиткергәннәр автоинспекция хезмәткәрләре.
Әле фаҗига сәбәпләре ачыклана.
Автор:Язгөл Сафина
--- |
Иң күп укылган
|