|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2023 Авыл
"Бездә Президент коесы бар!"Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Мулланур Заһидуллинны концертларга йөрүчеләр яхшы белә. Чөнки ул һәр артистка бүләген кыстырып килә һәм сәхнәгә менмичә кайтып китми. Йортының капка төбендә дә матур истәлек бар — Президент Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән кое ул. Тыштан ук җыйнак, чиста бу йортта ялгыз пенсионер ир-ат яши дип уйламассың. Стенага утыздан артык дога эленгән, тәрәзә төпләрендә алтмышлап чүлмәктә гөл үсә. Мулланур абый Яңа елга өен дә бизәп куйган. “Башка елларда капка төбен дә бизи идем. Илдәге хәлләр болайга киткәч, быел кул бармый”, — ди. Мулланур абый армиядә хезмәт итеп кайтканнан бирле туган нигезендә яшәгән, колхозда төрле эштә эшләгән. Әнисе 99 яшькә җитеп, 2012 елда вафат булган.
— 1984 елда күршеләрдә янгын булып, йортыбыз көлгә әйләнде. Иске шкафтан бер кочак документ алып чыгып өлгердем. Алар арасында әбиемнән калган кулдан язылган 400 битле Коръән китабы да бар иде, — дип истәлекләрен яңартты Мулланур абый. — Әни үләр алдыннан, улым, шул китапны югалмый торган җиргә тапшыра алсаң иде, дип васыять әйтте...
Чулпан ГАЛИЕВА |
Иң күп укылган
|