|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2023 Криминал
Ике кызын ач тоткан - балаларның ачынып елауларын күршеләре ишеткәнБашкортстанда үз балаларына карата кешелексез мөнәсәбәттә булган хатынны кулга алганнар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының республика буенча идарәсеннән хәбәр итәләр. Якынча мәгълүматлар буенча, 41 яшьлек Елена үзенең 9 һәм 11 яшьлек кызларын кыйнаган, ач тоткан. Бала тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән хатын моңа кадәр хөкем ителгән була. Берничә тапкыр кызларын тартып та алалар. Ләкин Елена һәр саен үзенең үзгәрүен, холкы төзәлүен раслый. Һәм балаларны әниләренә кайтаралар. Ләкин озак та үтми, ул янә тәртипсез тормышын башлый...
Шушы араларда кызларның ачынып елауларын ишеткән күршеләре полиция чакырта. Бак дисәң, хатын өлкән кызын кыйный һәм өйдән чыгып китә. Баланың тәне күгәргән, бите канаган була. Суыткыч буш, өйдә бер телем азык булмый. Балаларны опека органнарына тапшыралар.
Әлеге вакытта кызларның әнисе кулга алынган.
Тикшерү барышында шул ачыкланган: Елена исәптә торса да, профилактика органнары гаиләнең хәле белән кызыксынмаган. Башкортстанның Тикшерү комитеты опека органы хезмәткәрләренең үз бурычларына салкын каравы турында җинаять эше ачкан. Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушкан.
Фото: Фрипик.ру
Автор:Язгөл Сафина
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|