|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2023 Җәмгыять
Кремльдә Россиядә хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру ихтималына карата аңлатма бирделәрРоссиядә хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыруның нечкәлекләре хакында һәм мондый карарның файдасына аргументларны Россия Саклану министрлыгында әйтергә тиешләр, дип белдерде Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков. Ул Россия Президенты Владимир Путинның әлеге инициативаны хуплавын әйтте һәм барлык сорауларга хәрби ведомствода ачыклык кертергә чакырды. «Аргументацияне Саклану министрлыгы бирергә тиеш. Әлеге очракта бу – аларның хокукы. Дәүләт башлыгы концептуаль яктан бу идеяне хуплады, әмма аның нечкәлекләренә килгәндә, Саклану министрлыгы биргән мәгълүматны беренчел чыганак сыйфатында кабул итәргә кирәк», – дип искәртте Песков.
Искәртеп узабыз, элегрәк Россия саклану министры Сергей Шойгу хәрби хезмәткә чакыру яшен этаплап арттырырга тәкъдим иткән иде, дип яза Татар-информ. Дәүләт Думасында хәрби хезмәткә чакыру яше быел 30 яшькә кадәр арттырылырга мөмкин булуын белдерделәр.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|