поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
12.01.2023 Җәмгыять

Гөлнур Айзатны кем һәм ни өчен "үтергән"?

Гөлнур апа кайчан үлде, беркайда да некролог чыкмады бит! Газетада күргән булыр идек, интернетта да булмады...

Мин исәнме, тереме? Әллә үлгәнме?
 
Чеметегез әле мине, мин үлгән бугай! Бер-бер артлы мине белгән кешеләр өйгә, телефоныма шалтырата башлагач, мин дә үземне чеметеп карадым, авырта, димәк мин исән! Аннары -34 градуслы тышка чыгып карадым. Өшетә, тәнем тоя, димәк, җаным чыкмаган!
 
Көлке түгел, җәмәгать!!!
- Гөлнур апа кайчан үлде, беркайда да некролог чыкмады бит! Газетада күргән булыр идек, интернетта да булмады, - дип телефоныңа шалтыратсыннар әле, артыңа утырырсың!
- Бу Айзетулловлармы? Бу кем? Гөлнур белән ни булды? Кайчан? - дип зеңләгән телефонга мин ни дип җавап бирергә тиеш инде?
 
Башта көлдем. Мәйтәм бу мин бит! Аннары ышандырыр өчен берне җырлап җибәрдем, анннары аты-юлы белән биш катлап сүгендем... Ачу килгәндә, мин ир-атларны себереп очырырлык итеп сүгенәм. Бигайбә!
- И, Гөлнур, җаныкаем, син исән икән, Аллага шөкер! - дип куйды танышым.
- Минем үләргә уйлаганым да юк әлегә, море эшем, язасы 4 китабым, басылып ятучы 2 китабымның кичәсен уздырасым бар, 24 сәгать буе карыйсы парализованный ирем бар, - мәйтәм.
 
Но, однако, эчкә шайтан баласы керде. Үз күзләрем белән күрим әле мәйтәм мине үтергән язманы.
 
 
Тәк-тәк, Пушкин картасында утыра икән үлгән шагыйрә Гөлнур Айзетуллованы искә алу кичәсе. Пушкин сөендеме икән үз битендә артык актив татар шагыйрәсен искә алучы якташларым язмасын күргәч?!
 
Бер рюмка тутырып... Нәрсә эчте дип уйлыйсыз? Ханскаямы, виномы, әллә яңа елдан калган шампан шәрабенме?! Бер рюмка тутырып валерьянканы җиффәрдем дә, ноутбукны кабызып, 5 минут аяк табаннарын кыздырдым, аннары дөньясындагы бу дошман язманы язган кешегә үч итеп, яңа китабымның 30 бит корректурасын укып алдым. Касымич 5 минут саен мине урыннан кубара... Чабам ике арада: ноутбук белән Касымич арасында. Димәк, мин исән! Живее всех живых!
 
Менә сиңа дип, Пушкин картасында мине үтергән Әҗәлетдингә кукиш күрсәттем дә ишек алдыннан бер дулап кердем. "Бирешмә, Гөлнур! Син мондый этлекләрне генә күрмәдең! Язып ат берничә җыр!" - мәйтәм. Ну, мин шулай исәнлегемә ышанып йөргәндә "Җиһаннур"ны бергәләп яза торган Илһаметдин (музам) чыгып сызган, корт чаккыры! Сез көтеп аптырадыгыз кичә. Кая 15 нче бүлек? Юк. Ә мин монда сезнең өчен терелеп йөрим... мине үтергәннәргә үч итеп.
 
Ничава! Бирешмә Гөлнур! Минем үлү хөрмәтемә истәлек кичәсе уздырганнар шартласын ачуыннан! Менә шулай, дусларым! Киттем әле мин, мине сагынып Илһаметдиным кайткан. Көтегез! Берәр кәмит чыгарырбыз аның белән.
 
Гөлнур Айзат

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы