|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2023 Хәвеф-хәтәр
![]() Кызларның битләре янганБүген матурлык салоннарына йөрү, күз-башны “ремонтлау” модага кереп китте. Әмма, ни кызганыч, кайчакта каш ясыйм дип, күз чыгаручылар да бар... Башкортстанда Ишембайда берничә ханым матурлык салоны корбанына әйләнгән. “Mash Batash” хәбәр итүенчә, лазер белән процедура үткәрү вакытында аларның битләренә зыян килгән.
Кызлар сөйләвенчә, бу процедура барышында аларның бит тиресе нык авырткан. Ләкин оста эшен туктатмаган. Нәтиҗәдә тән тиресендә янган эзләр һәм канлы җөйләр барлыкка килгән.
Әйтүләренчә, салон хуҗабикәсе клиентлары белән аралашудан кача, әлеге хәлләргә карата бер фикер дә әйтергә теләми.
Республика прокуратурасы бу вакыйганы тикшерәчәк, дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Фото: Mash Batash, телеграм
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|