|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2023 Криминал
Казанда улын интернет аша сатарга җыенган хатын-кызны хөкем итәләрКазанның Яңа Савин районы суды интернет аша яңа туган баласын сатарга җыенган хатын-кызга карата ачылган җинаять эшен карый башлады. Казанда яшәүче 23 яшьлек София Акопянга шундый гаеп белдерелгән. Процесс киләсе утырышлар кебек үк ябык режимда узачак. Хөкем ителүче һәм аның адвокаты комментарий бирүдән баш тарткан, дип яза Татар-информ.
Килешү 2020 елның декабрендә төзелгән. Ул вакытта балага 3 атна тирәсе булган. Ана кешене мондый адымга нәрсә этәргәнен суд ачыклаячак. Әгәр яшь әнинең гаебе исбатланса, аны 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
--- |
Иң күп укылган
|