поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.01.2023 Язмыш

60 яшендә бала тапкан Галина Шубенина: "Кызым Кыш Бабайдан әтисенең кабат аякка басуын сораган"

Галина Шубенина 2015 елда, 60 яшендә кыз бала тапкач, бөтен илгә билгеле була. Балага Клеопатра дип исем кушалар. 13 гыйнварда Клеопатра Христалевага 8 яшь тулачак. Яңа елга кыз Санта Клауска хат язган - әтисенең савыгуын сораган ул...

KP.RU басмасында Россиянең иң өлкән яшьтәге әнисе турында язма чыккан.

«Иремнең аяклары бөгелми»
Галина Шубенинага бүген 67 яшь, аның иренә - 60. Элек хатын коточкыч фаҗига кичергән-бердәнбер улын җирләгән. Инде шактый олы яшьтә ул бию буенча партнеры Алексей Хрусталевка кияүгә чыга һәм 60 яшендә кыз бала таба. Хатын үзе ЭКО ярдәменнән башка гына балага уздым дип ышандыра.
 
Шубенина бик энергияле әнигә ошаган иде. Өлкән яшьтәге әти-әни һәр авырлыкны җиңәчәкләренә ышанган. Ләкин сәламәтлекләре начарлана башлый. Галинаның ире башта инфаркт кичергән, аннары - ике инсульт. Баш җәрәхәте белән хастаханәгә эләккән. Алай гына да түгел, ир-ат коронавирус белән чирләгән, авыру аркасында аяк буыннарына зыян килгән.
 
- Ул чагында ковидны ничек дәваларга белмәделәр, көчле препаратлар да бирделәр, - дип елый Шубенина. - Мине хәтта табиб та сорады: ирегезгә нинди генә дарулар бирмәделәр, шикаять язасызмы? Ләкин мин тавышланып йөрү халәтендә түгел идем. Хәзер аяк буыннары эшләүдән туктады. Инсульттан соң, Алексейга нинди генә диагноз куелмады. Тик аның башы эшли, балага менә укуында ярдәм итә.
 
Хәзер Клеопатраның әтисе караваттан тормый. Бөтен хуҗалык эшләре һәм кызлары турында кайгырту Галина җилкәсендә.
 
- Көнебез баланы җыеп, мәктәпкә озатудан башлана. Аннары ирем, аның яраларын бәйләү, ашарга пешерү белән шөгыльләнәм, - ди Шубенина. - Хастаханәдән чыкканнан соң иремә икенче төркем инвалидлык бирделәр. Башта бер аягының тезе бөгелми. Тез буыны сынган, чәрдәкләнгән икән... Хәзер ике аягы да эшләми. Табиблар өйгә килеп гимнастика ясарга тиеш иде - көтмәдем. Яраларын бәйләп торам, чөнки гной барлыкка килергә мөмкин. Лешаны хастаханәгә алмыйлар.
 
Хәзер барысы да минем өстә: өй дә, кызым да, ирем дә. Ләкин мин артык зарланмыйм. Шунысы үкенечле: 60 яшендәге бердәнбер ирем бар, ул хөрмәтле, лаеклы кеше, профессор-нишләп аңа карата шулай мөгамәләдә соң кешеләр?! Улым вафат булганга, аның үлеменнән соң берүзем калганга, бала табарга булдым бит мин, өметсезлеккә дә бирелмәдем. Үземнең сәламәтлегемә ышанам, ул ныклы, шуңа күрә бала таптым да. Хәзер, Аллага шөкер, чирләмим. Минем әбием 21 бала тапкан, соңгысын бик олы яшьтә. Клеопатра да, олы яшьтә тапкан бала булса да, сау-сәламәт, юкка куркыттылар...
 
"Клераны абруйлы мәктәпкә бирдек"
- Кызыбыз әтисенә бик мохтаҗ, - дип дәвам итә Галина. - Без аның белән һәркайда да бергә йөрдек. Ул руль артында иде. Хәзер өйдә утырырга мәҗбүрбез. Без Клера белән атнага өч тапкыр биюгә йөрибез. Беренче урында - уку. Быел без икенче районга күчендек, кызыбызны абруйлы Ломоносов мәктәбенә күчердек. Безне имтиханнарсыз, яшәү урыны буенча гына алдылар. Анда уку бушлай. Клера инде дус кызларын тапты, ул бик аралашучан. Икенче сыйныфта укый. Шуңа күрә кызым белән барысы да яхшы.
Ләкин хәзер бездә яңа проблема бар, финанс яктан тотрыксызлык. Бер ел чамасы вакыт узгач, мин ана капиталын ай саен өстәмә итеп рәсмиләштерергә теләдем. Ирештем. Минем пенсиям 19 мең сум, өстәвенә, ай саен тагын 4900 сум акча түлиләр. Әле миңа, яшәү минимумына кадәр җитмәгән пенсионер буларак, ай саен шәһәрдән 4500 сум акча биреп торалар иде. Ә шушы көннәрдә мин ана капиталы буенча түләүләр артканга күрә, шәһәрдән компенсация бирелмәвен белдем... Ирем һәм кызым белән пенсиябез бәрабәренә яшибез, өстәмә акча кирәк... Гомумән, барысына да ирешергә туры килә. Ярый әле, көч-куәтем ташып тора. Кызыбыз олы яшьтәге әти-әни икәнлегебезне белә. Әгәр кинәт кенә безнең белән берәр хәл була икән, туганнарыбыз ярдәм итәчәген белә. Ләкин начар нәрсә турында уйламыйм: миңа авырырга ярамый!

Сүз уңаеннан
Галина үзен карап тора, әмма картаю аркасында борчуларга бирешмим, ди.
 
- Үземне тонда тотам. Клера белән фигуралы шууга бергә йөрибез. Начар уйлардан арыну өчен шугалакка барам, - дип сөйли Клеопатраның әнисе. - Әгәр хатын-кыз энергияле, шат күңелле икән, картаю куркыныч  түгел. Битемне яшәртү өчен пластика ясарга тәкъдим иттеләр, ләкин хатын-кызларның бер йөз кебек булуларын яратмыйм. Без барыбыз да яшәрә бармыйбыз, ә картаябыз, әмма комплексларга бирешергә кирәкми.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 06.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»