поиск новостей
  • 26.04 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 14.00, 12+
  • 26.04 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.04 "Куркак батыр" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 27.04 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 27.04 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 27.04 "Шәй-бу! Шай-бу!" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 28.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.04 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 29.04 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.04 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.04 "Умырзая" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 30.04 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 30.04 "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970

Архив
 
04.01.2023 Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанова: "Ачуын чыгарсалар, тибеп очырырга мөмкин"

Куян елында туган кешеләр киң күңелле, хисчән, сабыр, җаваплы була. Чит кешеләр янында алар аз сүзле, сак булырга мөмкин, ә якыннары белән, киресенчә, юмарт, ачык һәм нечкә күңелле. Шулай да Куяннар яңа кешеләр белән уртак телне тиз таба, һәркемне сөйләштерергә сәләтле.

Куян елында туган татар эстрадасы артистлары нинди икән? Куян белән нинди охшашлыклары бар? 
 
Фәридә Әхмәтшина, Татарстанның атказанган артисты: “Мин – иҗади, эмоциональ кеше. Матурлык яратам. Миңа кемнәр туры килгәнен тәгаен әйтә алмыйм, иң мөһиме – әйбәт кеше булсын. Яңа ел – ул гаилә бәйрәме дип уйлыйм. Якыннарыма сюрпризлар, бүләкләр әзерләдем. Кешеләрне сөендерергә һәм үземне сөендергәннәрен яратам".

Гөлнара Тимерҗанова, Татарстанның атказанган артисты: “Куян - бик гади, йомшак, әмма ачуын чыгарсалар, түземлеге бетсә, аяклары белән тибеп очырырга да мөмкин (көлә). Куян дип үземне әйтүем. Мин - бик сабыр, гади, тиз аралашучан, горур. Минем өчен Яңа ел - яңа адым, нәтиҗә, яңа мөмкинлекләр һәм яңа өмет”.
 
Гүзәлия, автор-башкаручы: “Мин күбрәк куянга түгел, песига охшаган. Кешенең нәрсә елында туу мөһим түгел. Миңа әйбәт, тугры, ихлас, акыллы кешеләр туры килә. Яңа елны яшь вакыттагы кебек алай зур бәйрәмгә санамыйм. Минем өчен ул - ел ахыры, нәтиҗә ясау һәм киләсе елга планнар кору вакыты”.

Айгөл Нәбиуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре: “Куян кебек үк ашыгыч, бөтен эшне берьюлы эшлим. Спортта да тиз темплы күнегүләр яратам. Куян кебек җиңел булырга тырышам. Яңа ел – тылсымлы бәйрәм. Күңел һаман нәрсәгәдер өметләнә бит ул. Кыш бабай белән Кар кызының юклыгын белсәк тә, Яңа ел уенчыклары, төрле-төрле утлар балачакка алып кайта, рәхәтлек бирә”. 
 
Илфак Хафизов, К.Тинчурин театры артисты: "Холкым белән Куянга охшамаган мин, чөнки ул - куркак. Мин күбрәк Песига охшаган. Песи кебек иркәләгәнне, сыйпаганны яратам, аның кебек мырылдап йөрим. Четерекле хәлләрдә песи кебек шома гына чыгып китәргә тырышам. Куянга Юлбарыслар туры килә, диләр. Чынлап та, миңа алар белән уңайлы һәм рәхәт. Әйләнә-тирәмдә Еланнар да күп. Ә хатыным - Аждаһа, аның белән дә без тулысынча туры киләбез".

Рината Тэй, җырчы: “Холкым буенча мин куян кебек назлы, тыныч. Миңа барлык елда туган кешеләр дә туры килә кебек. Яңа 2023 елга зур планнар, алдан сөйләргә яратмыйм, эшем белән күрсәтергә тырышам. Минем өчен Яңа ел - яңа хисләр, яңа адым, яңа ышаныч, яңа омтылыш!”
 
Мурат Гайсин, җырчы һәм композитор: “Карап торышка ябык күренсәм дә, чынлыкта, артык ачык күңелле, гади мин. Күзгә карап төтен җибәрә башласалар, чыгарымнан чыгам. Ә куян белән охшаш ягым – йомшак мин (көлә)”.

Ильяс Шәрипов, музыкант, баянчы: “Үзем турында сөйли алмыйм, дусларымнан яки дошманнардан сорагыз (көлә). 2023 елда иҗатта кайнарга, тагын да үз өстемдә эшләргә, гаилә корып, фатирга күченергә планлаштырам. Яңа ел – гаилә, дуслар белән җыела, узган елга нәтиҗәләр ясый торган көн”.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.01.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы