|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.01.2023 Фаҗига
Татарстанда авариядә ике кеше үлгән, өч кеше зыян күргән, шуларның берсе – балаРеспубликаның Бөгелмә районында Казан-Оренбург трассасының 298нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды. Авариядә ике кеше үлгән, өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Республика Дәүләт автоинспекциясендә. Якынча мәгълүматларга караганда, Honda машинасының 29 яшьлек шоферы куркынычсыз тизлек сайламаган һәм Opel машинасына килеп бәрелгән.
Авариядә, Honda машинасы йөртүчесе һәм аның пассажиры үлгән. Моннан тыш, Honda машинасында булган 53 яшьлек пассажир һәм ике яшьлек бала, шулай ук Opel йөртүчесе җәрәхәтләр алган.
Бала автокреслода булган. Тулырак мәгълүмат ачыклана, дип яза Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|