|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.01.2023 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда, янгын чыгып, биш балалы гаилә йорт-җирсез калганЯнгын Яңа елның беренче көнендә Васильево бистәсенең Тукай урамында чыккан. Төтенне күршеләр күреп алган. Алар, капканы ачып, хуҗаларның этен урамга чыгарган, шуннан соң янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Яшел Үзән районы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ялкын телләре биш балалы гаилә яши торган йортны ялмап алган. Янгын чыкканда алар өйдә булмаган – туганнарына кунакка киткәннәр.
«Кайткач, өйнең тулысынча янып бетүен күрдек. Бөтен әйбер, документлар янып беткән!», - ди әлеге йортның хуҗабикәсе. Көмәнле хатынга бу хәлгә ышануы да кыен.
Янгын верандада чыккан – газ казанына ут капкан, шуннан соң ялкын телләре өйгә һәм хуҗалык корылмаларына күчкән.
Биш балалы гаилә хәзер әбиләрендә яши.
Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|