|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.01.2023 Киңәш-табыш
Яңа елдан соң килгән депрессия. Психолог киңәше31нче декабрьнең төнге 12 тулганны бөтен дөнья халкы көтә. Алда бит әнә никадәр ял көннәре һәм күпме тәмле ризык. Якыннарың белән бүләкләр алышу, кунакка йөрүләр, табигатьтә ял итү, саф һава. Ниһаять, туйганчы йоклау! Чиксез ләззәт, әкият... Тик бер вакыт аның да ахыры якынлаша һәм безне көндәлек мәшәкатьләр көтә. Кайберәүләр дөньяларын онытып бәйрәм хисләренә бирелми, ә киресенчә үзләрен инде алдан ук эшкә әзерли.
Бәйрәм узгач, төшенкелеккә ничек бирешмәскә? Озак ял көннәреннән соң эш ритмына кереп китү бер дә җиңел түгел, чөнки кешенең нерв системасы да ял итә. Аны тормышның салкын җилләре сындырмасын өчен берничә көн алдан әзерли башларга кирәк:
1. Әгәр сез яшәгән шәһәрегездән читкә китеп ял иткән булсагыз, эшкә чыгар алдыннан бер-ике көн алдан өйгә әйләнеп кайтырга кирәк. Климатны алыштырсагыз да шул ук киңәш;
2. Эш көнендә йокы туйдырып яту турында хыялланырга гына кала, шуңа күрә будильник тавышын ишетүгә кайбер кешеләр әлеге “явыз дошман”ны кайда алып ыргытканын да сизми кала. Мондый нәрсәләр сезнең белән кабатланмасын дисәгез, кесә телефоныгызның уяту режимына иң яраткан көйне куйсагыз, уяну мизгелләре татлырак булачак;
3. Күзләрне ачкач ук елмаерга кирәк. Күптән түгел узган күңелле хәтирәләрне яңартып, киләчәктә буласы шатлыклы вакыйгалар турында уйласагыз, кәефегез күтәрелгәнен сизми дә калырсыз (яңа ел төнендә уйлаган хыялыгыз турында, мәсәлән);
4. Иң яраткан хезмәттәшләрегез белән очрашуны күз алдына китерегез, эшкә килүгә сез иң беренче чиратта аларны күрәчәксез. Алар арасында сез дус дип санаганнары да бардыр. Дуслар белән күрешү – үзе бәйрәм бит;
5. Эшнең беренче көнендә үк катлаулы хезмәт планнары кормагыз. Вак эшләрдән башлау хәерлерәк;
6. Бабаларыбыз киңәшен искә төшерү кирәктер: “Сиңа күңелле булсын өчен, үзең башкаларның күңелен күтәр!” Елмаегыз, шаярыгыз, хезмәттәшләрегезгә берәр татлы бүләк әзерләгез. Бергәләп чәй эчсәгез, яңа ел хатирәләрен яңартсагыз – никадәр күңелле булачак;
7. Һәм соңгысы: бәйрәмне дәвам иттерегез. Аның бик гади ысулы бар, якындагы ял көннәренә берәр күңелле чара оештыру.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|