|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2022 Дин
"Яңа ел Аллаһка кайту көнен якынайта"Яңа ел якынлаша. Безнең илдә бу бәйрәмгә аерым игътибар бирелә. Һәр оешма еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясый, урамнарда чыршылар бизәлә, чаралар оештырыла. Кибеткә керсәң дә, бар җирдә Яңа ел мохите, чыршылар, мишуралар... Кыскасы, Яңа елны уздырмыйм дисәң дә, ихтыярсыздан шушы бәйрәм мохитенә чумасың. Яңа елны үткәрүгә ислам дине нинди карашта? Мөселман гаиләсендә чыршы бизәргә, Кыш бабайга хат язарга ярыймы? Әлеге сораулар хакында “Казан нуры” мәчете имамы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ белән сөйләштек.
...— Балалар Кыш бабайга хат язарга кызыга. Ул бүләкне Кыш бабай алып килгән дип ялганлау дөресме?
— Бүләк алышу динебездә тыелмаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә дә: “Бер-берегезгә бүләк бирешегез, ул араларыгызны якынайтыр”, — диелә. Кыш бабай бар, дип балаларны ышандырырга тырышу дөрес булмас. Балалар аның ясалма герой икәнен аңлап үссә хәерле. Аннары күбесе болай да Кыш бабайның барлыгына ышанмый. Балалар бакчасында тәрбияче апаларының, мәктәп чарасында укытучы абыйларының Кыш бабай булып киенеп килгәнен аңлыйлар. Хатны Кыш бабайга түгел, әти-әнигә язарга була. Нинди бүләк турында хыяллануы хакында бала аларга әйтергә мөмкин. Бүләкне дә Аллаһның рәхмәте белән әти-әни алды дип аңлату дөресрәк булыр. Баланы алдарга кирәк түгел.
— Балалар бакчасында булган бер вакыйганы сөйләделәр. Төркемдә ике мөселман баласы бар икән. Башкаларга Кыш бабай бүләк таратканда, боларга бирмәгәннәр. Әти-әнисе: “Ислам дине буенча ярамый”, — дигән. Бу балаларның елаганын күреп, башка иптәшләре: “Ярый без мөселман түгел”, — дигәннәр. Бу очракта балаларда дингә карата тискәре фикер урнашмасын өчен нишләргә?
— Минем дә шундыйрак вакыйга хакында ишеткәнем бар. Балаларга барысын да хикмәт белән аңлатырга кирәк. Башкаларга бүләк таратканда, мөселман гаиләсеннән булган сабыйлар күчтәнәчсез калса, бу матур күренеш түгел, балалар рәнҗергә мөмкин. Хәләл бүләк бирүнең зыяны юк. Гомумән, ислам динендә мөһим башка бәйрәмнәр бар бит: Корбан, Ураза гаете. Шул дини бәйрәмнәребездә балаларга матур, күркәм, үзләре хыялланган бүләкләрне әзерләргә насыйп булсын иде. Алар бүләк алыр өчен Яңа елны түгел, дини бәйрәмнәребезне көтеп алсын.
Фото: Фрипик.ру
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|