|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Инсульт кичергән ир канализация коесына төшеп киткәнХабаровскида коткаручылар берничә сәгать дәвамында канализация коллекторына төшеп киткән ирне эзләгән. Төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, коткару хезмәтенең кайнар линиясенә бер ир шалтыраткан. Трубкадан ишетелгән аңлаешсыз сөйләмнән диспетчер шалтыратучы ирнең коега егылып төшүен аңлаган. Ул әйткән адрес буенча коткаручылар аны тапмаган. Шуннан коткаручылар эзләү территориясен киңәйткән. Канализация системасын тикшергәч, коткаручылар русиялене ул әйткән адрестан 100 метр ераклыкта тапкан. Ахырда ирнең инсульт кичергәнлеге ачыкланган, шуңа да аның сөйләме аңлаешсыз булган. Җитмәсә, өшегән дә. Пенсионерның канализация коесында ничә сәгать ятуын белә алмаганнар.
Беренче ярдәм күрсәткәч, ирне дәваханәгә озатканнар.
Фото:kaluga-poisk.ru
--- |
Иң күп укылган
|